Дәүләтов Фәнис Мөгътәсим улы (4 ноябрь 1960 ел, Исергәп авылы, Баулы районы, ТАССР)

Фәнис Дәүләтов
Туган 4 ноябрь 1960(1960-11-04)
Исергәп, Баулы районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 30 сентябрь 2000(2000-09-30) (39 яшь)
Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе
Ата-ана
  • Мөгътәсим (әти)

Биография үзгәртү

Дәүләтов Фәнис Мөгътәсим улы

 

1960 елның 4 ноябрендә Баулы районы Исергәп авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1979 - 1981 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1981-1986 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлеге буенча инженер-механик дипломы алып чыга. 1978-1979 елларда Баулы районы "Урал" колхозында тракторист, 1986-1993 елларда Ютазы районы "Жданов" совхозында баш инженер, 1993-1995 елларда Ютазы районы "Правда" колхозында рәис, 1995-1996 елларда "Акбаш" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе булып эшли. 1996 елдан 2000 елның 30 сентябренә кадәр Ютазы районы администрация башлыгы, районның халык депутатлары Советы рәисе. 2000 елның 30 сентябрендә юл фаҗигасында һәлак була.

Бүләкләре үзгәртү

  • Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының мактау грамотасы -1994
  • Татарстан Республикасы Ютазы районы халык депутатлары Президиумы дипломы - 1994

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү