Фёдор Шаляпин исемендәге республика премиясе
2023 елда Татарстанда (Россия) гамәлгә куелган республика премиясе
Фёдор Шаляпин исемендәге республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Фёдора Шаляпина) ― 2023 елда Татарстан Республикасында гамәлгә куелган, музыка сәнгатендәге яшь башкаручылар өчен премия.
Фёдор Шаляпин исемендәге Республика премиясе | |
---|---|
Оригинал исеме | рус. Республиканская премия имени Фёдора Шаляпина |
Ил | Россия Федерациясе Татарстан |
Төр | республика дәрәҗәсендәге премия |
Статусы | гамәлдә |
статистика | |
Булдыру датасы | 2023 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүФедор Иванович Шаляпин исемендәге республика премиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 2023 елда бөек артистның тууына 150 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелган [1].
Регламент
үзгәртү- Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе шәхси характерда һәм ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Премия һәр лауреатка 200 мең сумны тәшкил итә (2024 ел).
- Федор Шаляпин исемендәге республика премиясе 18-35 яшьтәге (35 яшькә кадәрге) Россия Федерациясе гражданнарына ― яшь талантлы иҗатчыларга (башкаручыларга һәм музыкантларга) «музыка һәм вокал сәнгате өлкәсендәге казанышлары, башкару осталыгы, шулай ук җыр мәдәнияте традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, музыкаль мәдәниятне үстерү буенча актив эшчәнлеге өчен» тапшырыла [2].
- Премия, кагыйдә буларак, Фёдор Шаляпинның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырыла.
- Шаляпин премиясен тапшыру конкурсы шартлары буенча, лауреатларның иҗаты бөек җырчы репертуарын чагылдырырга тиеш [3].
Лауреатлар
үзгәртү- Моны да карагыз: Төркем:Шаляпин премиясе лауреатлары
Ел | Бүләкләнүче | Номинация | Һөнәре. Вазыйфасы. Бүләкләнү сәбәбе |
---|---|---|---|
2023 | Ирек Фәттахов | Вокал | Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы. «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты (2016). |
Айдар Сөләйманов | Вокал | Татарстанның атказанган артисты, «Йолдызлык» арт-резиденциясе артисты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы[4] | |
2025 | Вокал | ||
Вокал |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарстане прошло награждение первых лауреатов Республиканской премии имени Фёдора Ивановича Шаляпина. Мемориальный музей Константина Васильева(рус.)
- ↑ Первые лауреаты Шаляпинской премии — Ирек Фаттахов и Айдар Сулейманов. 2024 елның 15 февраль көнендә архивланган. «Реальное время», 13.02.2024(рус.)
- ↑ Шаляпинские премии впервые вручили в Казани в день рождения великого певца. АиФ – Казань, 13.02.2024(рус.)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Татар-информ, 13.02.2024