Фуа Һарипитак (тай. เฟื้อ หริพิทักษ์; 1910 елның 22 апреле1993 елның 19 октябре) — тай рәссамы.

Фуа Һарипитак
Туган 22 апрель 1910(1910-04-22)
Thon Buri Province[d], Таиланд
Үлгән 19 октябрь 1993(1993-10-19) (83 яшь)
Ватандашлыгы  Таиланд
Әлма-матер Висва-Бһарати университеты[d] һәм Poh-Chang Academy of Arts[d]
Һөнәре рәссам

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Фуа 1910 елның 22 апрелендә Пһья Анусат Читракон астында хезмәт иткән сарай яны рәссам улы булып туган[1].

Ул 1932 елда Бангкокның Поһ Чанг сәнгать һәм һөнәр мәктәбендә укый башлаган, 1936 елда Нәфис Сәнгать Мәктәбендә (хәзер Силпакорн университеты) укуын дәвам иткән һәм Тһаномсакди Кридакорннан Һиндстанда, Көнбатыш Бенгалиядә Вишва-Бһарати университетында укырга стипендия алган[2]. Аңа Вишва-Бһарати Университеты нигезләүчесе Рабиндранат Тагор эшләре йогынты ясаган. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач Фуа Британия хакимиятләре тарафыннан сугыш дәвамына интернланган булган һәм Таиландка 1946 елга кадәр кайтмаган[3]. Интернланган вакытта Фуа «Япон интернлау лагере, Пурана Кила» дигән темпера рәсемне ясаган, аны Токио милли хәзерге сәнгать музее «Азия кубизмының иң иртә мисалларының берсе» дип тасвирлаган[4]. Фуаның Нәфис Сәнгать Мәктәбендә иртә эшләренең күбесе Икенче Бөтендөнья Сугышы дәвамында юк ителгән булган; аның сакланып калган иртә эшләреннән мәче тоткан дәү әнисе майлы картинасы, Минем Дәү Әнием дип атала (1938)[1]. 1954 елдан 1955 елга кадәр ул Италия хөкүмәтеннән стипендия буенча Римда нәфис сәнгать академиясендә (Accademia di Belle Arti di Roma) укыган[3]. Ул Таи сәнгатенең ел саен күргәзмәсендә өч мәртәбә 1949, 1950 һәм 1957 елда алтын медаль откан[5].

Нәфис Сәнгать Мәктәбендә вакытта Фуа Силпа Бһирасри өйрәнчеге булган, ул Фуаның 1959 ел ялгыз күргәзмәсен мактап шулай дип әйткән:

Бу яшь студент өйрәнергә бик омтылган иде һәм ул шуны интенсив җитдилек белән башкарган. Аның белән сокланырга мәҗбур иткән нәрсә булып аның аеруча билгеләрлек рәсем ясау сәләтләре булган. Рәсем сәнгатьнең грамматикасы булып, мин бу яшь егетнең бер көн чын рәссам булып китүенә ышандым.

Силпа Бһирасри һәм Һем Веджакорн белән бергә Фуа Һарипитак Турист Оешмасы (хәзер Таиландның Турист Оешмасы) үткәргән 1961 ел сәнгать бәйгесен хөкемләргә билгеләнгән булган, ә ул бәйгенең рәисе булып премьер министр Сарит Тһанарат булган[6]. Ул Силпакорн университетында егерме сигез ел буена профессор булган[5]. Үз картиналарын тәмамлауга өстәп Фуа тырышуларын классик Таи фрескларның саклануына багышлаган. Соңрак карьерасында Фуа Ват Рахангта архив бинаның реставрациясен җитәкләргә билгеләнгән булган, бу унике ел дәвам иткән процесс аның сәламәтлегенә җәрәхәт китергән булган[5]. Проект 1982 елда тәмамланган булган[1]. Аның 1983 елда Магсайсай бүләге өчен цитата аның «Таиландның уникаль график һәм мигъмарият мирасына хас сәнгать формаларын саклап калу һәм яшь буынга өйрәтүен яктырта[7]. Фуаның сәламәтлеге начараюын дәвам иткән, реставрация проектыннан киеренкелек нәтиҗәсендә игълан ителгәнчә битнең һәм уң кулның өлешчә параличына китергән һәм 1991 елда ул Сирирадж госпиталена кабул ителгән булган. Ул 1993 елның октябрендә минең кан тамырлары ялкынсынуыннан үлгән[1].

Бүләкләре

үзгәртү
  • 1980 — нәфис сәнгатьләрдә ихтирамлы доктор дәрәҗәсе, Силпакорн университеты.
  • 1983 — җәмәгать эше өчен Магсайсай бүләге.
  • 1985 — Нәфис сәнгать / визуаль сәнгать өлкәсендә Милли рәссам исеменә лаек булган.
  • 1990 — Таи хөкүмәте тарафыннан Күренекле мәдәни саклаучы буларак танылган.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Pholdhampalit, Khetsirin. Art for art's sake, The Nation (July 2006), бит  100–101. 2007 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.
  2. Artist : Fua (Tongyoo) Haripitak. әлеге чыганактан 2011-09-27 архивланды. 2024-09-01 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Howard, Michael C. (2011). Transnationalism and Society: An Introduction. McFarland & Company. p. 272. ISBN 978-0-7864-6454-8. https://books.google.com/books?id=Qy4YtuIHsQcC&pg=PA272. 
  4. Karnad, Raghu (Winter 2015). "The Ghost in the Kimono". Granta. No. 130. Retrieved 18 October 2023.
  5. 5,0 5,1 5,2 Fry, Gerald W.; Nieminen, Gayla S.; Smith, Harold E. (2013). Historical Dictionary of Thailand (Third ed.). Scarecrow Press. p. 170. ISBN 978-0-8108-7525-8. https://books.google.com/books?id=XaRtAAAAQBAJ&pg=PA170. 
  6. Phillips, Matthew (2016). Thailand in the Cold War. Routledge. p. 163. ISBN 978-1-315-78096-2. https://books.google.com/books?id=ogGQCgAAQBAJ&pg=PA163. 
  7. Hariphitak, Fua.

Сылтамалар

үзгәртү