Фрейя (бр.сканд. Freyja — дама); шулай ук Ванадис (бр.сканд. Vanadís — Ван кызы); Гефна, Хёрн, Мардёлл, Сюр, Вальфрейя (бр.сканд. Gefn, Hörn, Mardöll, Sýr, Valfreyja) — герман һәм Скандинавия мифологиясендә Асгардта яшәгән мәхәббәт һәм сугыш Алиһәсе.

«Муенса белән Фрейя», Дж. Д. Пенроуз, як. 1913

Сыйфатлары үзгәртү

Фрейя ван дигән илаһлар нәселенән. Ул — ван Ньёрд кызы. Ньёрд — Одинның үги улы; Ньёрдны ваннар белән аслар солых төзөгәннән соң ваннар күктәге Асгардта тотык итеп калдыра.
Асгардта Фрейя Фриггадан кала тәүге урында торучы хатын-кыз. Аңа чибәрлектә илаһлар арасында да, кешеләр арасында да тиңнәр юк, ә аның күңеле шул тиклем йомшак, һәр кемнең кайгы-хәсрәтен тоя. Фрейяның карчыга канатларынан эшләнгән туны бар һәм алтын Брисингамен муенсасы бар . Фрейяның күз яшләре алтыннан. Болардан тыш, Фрейя — валькирияларның (убыр хатыннар) башлыгы. Фрейя ике песи җигелгән ике тәгәрмәчле арбала йөри; Хильдисвини- аның йорт хайваны. Фрейя соклангыч Фолькванг (Folkvang — «халык кыры», «кешеләр кыры») сараенда яши, аның төп залы- Сессрумнир (Sessrumnir).
Мәхәббәттән башка Фрейя җир уңдырышлылыгы, уңыш һәм уңыш уру Алиһәсе. Шулай ук ул яуда һәлак булган яугирләрнең яртысын үзенә ала, калган яртысын- Один. Алар һәлак булган яугирләрне тигез итеп бүлә, яхшыга, яманга бүлеп тормый.
Фрейя Од исемле илаһка кияүгә чыга, ул Одинның бер гәүдәләнеше була.
Фрейя асларны ваннар белгән тылсым һәм сихергә (сейд) өйрәткән.

Мәдәниәткә тәэсире үзгәртү

  • Герман халыкларында җомга көне (алман. Freitag, ингл. Friday һ. б.) Фригг исемен йөрөтә, ләкин шулай ук Фрейя белән дә бәйлиләр.[1].
  • 1830 елда швед химигы Н. Г. Сефстрём Швециялагы Табергта тимер рудасында яңа химик элемент тапкан һәм аны Ванадис хөрмәтенә ванадий дип атаган.
  • 1862 елда Фрейя хөрмәтенә астероид (76) Фрейя аталган.
  • 1884 елда ачылган астериод (240) Ванадида аталган
  • Фрейя исемле күбәләк тә бар- перламутровка-фрейя Boloria freija (Becklin im Thunberg, 1791)
  • Freya — аранеоморф үрмәкечләр Aelurillinae гаилә төре, үрмәкүч — сапуннар (Salticidae) гаиләсеннән.
  • Дания гимнында шундый юллар бар: «Og det er Frejas sal»-, тәрҗемәсе — «это и есть обитель Фрейи».
  • Freya — 0.3 Linux юрамасының elementary дистрибутивның код исеме.

Видеоуеннар үзгәртү

  • Бик күп видеоуеннар персонажы

Аниме, манга һәм ранобэ үзгәртү

  • «Чобиты» анимесында Фрейя (Freya) — төп каһарман Тии (Chii) сеңлеһе, чын исеме — Эльда.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дьяконов И. М. Архаические мифы Востока и Запада. М.: Едиториал УРСС, 2004. С. 82, 204.