Франц Вернер фон Тамм

Даппер буларак мәгълүм Франц Вернер фон Тамм ((немец телендә: Franz Werner von Tamm, Dapper); 1658 елның 6 марты, Гамбург — 1724 елның 10 июле, Вена) — барокко чоры немец живописецы. XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башы иң мәшһүр немец натюрморт осталарының берсе. 1685—1695 елларда Италиядә, Римда эшләгән[5][6].

Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык Германия
Туу датасы 6 март 1658(1658-03-06)[2]
Туу урыны Һамбург, Изге Рум империясе
Үлем датасы 20 июль 1724(1724-07-20)[2] (66 яшь)
Үлем урыны Вена, Габсбурглар монархиясе[3]
Һөнәр төре рәссам, ботанический иллюстратор
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d][4]
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Әгъзалык Общество «Перелётные птицы»[d]
Жанр цветочный натюрморт[d]
Сурәтләнә Portrait of the Painter Franz Werner von Tamm[d]
Әсәрләр җыентыгы галерея Бельведер[d], Прадо[d], Эстонский художественный музей[d], Штеделевский художественный институт[d], Художественный музей Уолтерса[d], Государственный музей искусств[d], Национальный музей в Варшаве[d], Музей истории искусств[d], Баварские государственные собрания картин[d], Государственные художественные собрания Дрездена[d], Музей изобразительных искусств[d], Эрмитаж музее[d], Музей фюрера[d], Берлинская картинная галерея[d], Гамбургский кунстхалле[d], Государственный кунстхалле Карлсруэ[d], Музей истории Гамбурга[d], Musée Labenche[d], Musée des beaux-arts de Calais[d], Прагада милли галерея һәм Германский национальный музей[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Franz Werner von Tamm
 Франц Вернер фон Тамм Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Рәссам Һамбургта туган, живописьне немец тарихи жанр осталары Теодор ван Зостен һәм Иоганн Пфайффердан өйрәнгән. Әмма соңрак “чәчәкләр һәм җимешләр живописе” (Malerei von Blumen und Früchten) белән мавыга башлаган һәм Римга күчкән, анда ул «Деи Фиори» (итальян телендә: Dei Fiori — «Чәчәкче») кушаматлы Марио Нуцци дигән рәссамга кушылган һәм аның җитәкчелеге астында шул өлкәдә оста булган. Ул шулай ук Фит әсәрләре буенча хайваннар, ауланган кош һәм сунар трофейлары белән натюрмортлар ясаган. Живописец Карло Маратта остаханәсендә эшләгән [7]. Римда Вернер фон Тамм «Күчмә кошлар» (нидерланд телендә: Bent vogels — яки “каурый кошлары” (нидерланд телендә: Bentvueghels) нидерланд һәм немец рәссамнары берләшмәсенә кушылган. Җәмгыять әгъзалары йоласы буенча ул үзенә яңа исем алган - «Dapper» (Кыю).[8]. Ул шулай ук фламанд натюрмортлар живописецы Давид де Конинк йогынтысын кичергән. Пьетро Наварра аның дәвамчысы булган.[9].

1702 елда Франц Вернер фон Тамм Пассауда эшләгән, соңрак Венада тора башлаган. С 1695 елдан Изге Рим империясе императоры Леопольд I-нең сарай яны рәссамы булган. Бу Вена рәссам әсәрләренә аеруча байлыгының сәбәбен аңлата. Кенәз Лихтенштейн галереясендә генә фон Таммның егерме дүрт картинасы бар (башка бирелгән мәгълүмат буенча – унҗиде), Император картина галереясендә – сигез. Санкт-петербург Эрмитажында фон Таммның “Кабакларда тутый кошы” картинасы бар[10].

Франц Вернер фон Тамм Венада алтмыш алты яшендә вафат булган һәм ике угыл: Франц һәм Каспарны калдырган, алар әтиләре юлын дәвам иткәннәр.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #11935540X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  3. Dr. Constant v. Wurzbach Tamm, Franz Werner // Biographisches Lexikon des Kaiserthums Oesterreich: enthaltend die Lebensskizzen der denkwürdigen Personen, welche seit 1750 in den österreichischen Kronländern geboren wurden oder darin gelebt und gewirkt habenWien: 1856.
  4. Чешская национальная авторитетная база данных
  5. Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E. A. Fleischmann, 1835—1852
  6. ADB:Tamm, Franz Werner [1] 2022 елның 1 июль көнендә архивланган.
  7. Rosini G. Storia della pittura italiana esposta coi monumenti. — Pisa: Presso Niccolò Capurro, 1839 [2]
  8. Houbraken А. De groote schouburgh der Nederlantsche konstschilders en schilderessen (3 delen) • dbnl " [archive], sur DBNL (consulté le 23 avril 2021) [3]
  9. Discover painter Franz Werner von Tamm [archive] (consulté le 23 avril 2021) [4]
  10. Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. — Каталог 2. — Л.: Искусство, 1981. — С. 209

Сылтамалар

үзгәртү