Франц Абромайт (алман. Franz Abromeit; 1907 елның 8 августы, Алман империясе, Тильзит1964 елның 30 июнендә вафат дип игълан ителгән[2]) — СС гауптштурмфүреры, Хорватиядә яһүд эшләре буенча консультант.

Франц Абромайт
Туган телдә исем алман. Franz Abromeit
Туган 8 август 1907(1907-08-08)[1]
Тильзит[d], Гумбиннен[d], Көнчыгыш Пруссия, Пруссия кыйраллыгы[d], Алман империясе[1]
Үлгән XX гасыр
Ватандашлыгы  Алман империясе
 Веймар җөмһүрияте
 Өченче рейх
 Мисыр
Һөнәре сәүдәгәр
Сәяси фирка Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә гауптштурмфюрер[d]

 Франц Абромайт Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Франц Абромайт 1907 елның 8 августында Тильзит шәһәрендә туган[3]. Һөнәре буенча коммерсант булган[4]. 1930 елның 1 октябрендә НСДАПка кергән (билет № 329305). 1932 елның 1 гыйнварында СС сафларына кабул ителгән (№ 272353). 1937 елда аңа СС унтерштурмфүреры, ә 1938 елда СС оберштурмфүреры исеме бирелгән. 1939 елда СС гауптштурмфюрерына кадәр күтәрелгән. 1939 елдан 1941 елга кадәр Данцигтан һәм Көнчыгыш Пруссиядән полякларны һәм яһүдләрне эвакуацияләү буенча СД махсус бүлеге җитәкчесе булган[3].

1942 елда Империя иминлеге баш идарәсендә IV B4 бүлегендә Хорватиядә яһүдләр мәсьәләләре буенча консультант («Хорватиядә Эйхманның җәллады[5]») булган. 5500 яһүд депортацияләнгән һәм күпчелек өлеше үтерелгән. 1944 елда Маҗарстанга Адольф Эйхман командасына яһүдләрне Освенцим концлагерына депортацияләү өчен җибәрелгән. Маҗарстандан 430 000 яһүд депортацияләнгән, шуларның 200 000е үтерелгән[6].

1945 елда ул Мисырга кача алган[7]. 1964 елда вафат дип игълан ителгән[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Klee E. Das Personenlexikon zum Dritten Reich: Wer war was vor und nach 1945Fischer-Taschenbuch-Verlag, 2003.
  2. Klee, 2007, S. 10
  3. 3,0 3,1 Klee, 2007, S. 9
  4. 4,0 4,1 Bert Hoppe. Die Verfolgung und Ermordung der europäischen Juden durch das nationalsozialistische Deutschland 1933–1945 / Andrea Löw. — München: Oldenbourg Verlag, 2011.анг--> — Bd. 4: Polen September 1939 — Juli 1941. — S. 199. — ISBN 978-3-486-58525-4.
  5. Manfred Lahnstein. Massel und Chupze. — Hamburg: Hoffmann und Campe.анг--> — S. 124. — 381 S. — ISBN 978-3-455-09424-4.
  6. Hans Küng. Das Judentum. — München, 2006.анг--> — S. 336. — ISBN 9783492228275.
  7. Klee, 2007, S. 9—10

Әдәбият үзгәртү