Акчурина Фирүзә Исхак кызы (21 гыйнвар 1949 ел) — СССР һәм Рәсәйнең галим-биологы. 1992-1995 һәм 2001-2012 елларда Башкорт дәүләт аграр университетында укытучысы. Биология фәннәре докторы (2001), профессор (2007).

Фирүзә Акчурина
Туган телдә исем Акчурина Фирүзә Исхак кызы
Туган 21 гыйнвар 1949(1949-01-21) (75 яшь)
Башкорт АССРның Чакмагыш районы Иске Калмаш авылы
Гыйльми дәрәҗә: Биология фәннәре докторы (2001)
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Фирүзә Исхак кызы Акчурина 1949 елның 21 гыйнварында Башкорт АССРның Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында туа. 19671969 елларда Чакмагыш районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1974 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын белем ала. 1978 елда Мәскәү ветеринария академиясен тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1974 елдан алып Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтында өзеклек белән эшли: 19901991 елларда өлкән гыйльми хезмәткәр, 1995 елдан — лаборатория мөдире, 1995 елның ноябреннән — фәнни эшләр буенча директор урынбасары, 1997 елдан башлап төп гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара.

19751977 елларда Әлшәй районындагы Аксёнов авыл хуҗалыгы техникумында укыта. 1978-81 елларда Татарстанның Минзәлә совхоз‑техникумында эшли.

19851990 елларда Дәүләкән районы «Коммунар» колхозы рәисе булып хезмәт итә. 19921995 һәм 20012012 елларда Фирүзә Исхак кызы Башкорт дәүләт аграр университетында укыту эшен алып бара.

2001 елда «биология фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 2007 елда Фирүзә Акчуринага профессор гыйльми исеме бирелә.

Акчуринаның гыйльми эшчәнлеге авыл хуҗалыгының малларын үрчетү һәм башка мәсьәләләргә багышланган.

Ул 100 дән артык гыйльми хезмәт авторы була.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Повышение эффективности производства говядина в мясном и молочным скотоводством в условиях Республики Башкортостан. Уфа, 2003
  • Управление производством в мясоперерабатывающих предприятиях АПК в рыночных условиях. Уфа, 2007 (автор.)

Сылтамалар үзгәртү

  • М. Н. Моратшина тәрҗ. Акчурина Фирүзә Исхак кыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедияһсе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.