Анатолий Филиппов

(Филиппов Анатолий Михайлович битеннән юнәлтелде)

Анатолий Михаил улы Филиппов биографиясе.

Сынчы  Анатолий Филиппов  (Анатолий Михаил улы Филиппов) 1929нчы елның 11нче маенда Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Саксон авылында туган(хәзерге вакытта бу авыл юк).Күп балалы гаиләдән. Башлангыч мәктәпне Саксон  авылында тәмамлаган. Анатолийның әтисе балта остасы булып эшләгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка киткән һәм анда һәләк булган. 
  Сугыш елларында,кечкенәдән әтисенең кул арасына кергән малай, 1941нче елдан  әтисе кебек балта остасы булып китә.
 Сугыштан соңгы елларда,  Куйбышев районы Куйбышев Затоны авылында һөнәрчелек училищесында укый. Аны 1948нче елда  тәмамлый һәм 1948-1954нче елларга кадәр  Идел буенча теплоходта йөзә.Ул теплоходта механик булышчысы булып эшли.Шул ук вакытта читтән торып укый һәм 1951нче елда судомеханик дипломын ала. 
  Туган җире тартканга күрә, Анатолий 1954-1989нчы елга кадәр, Куйбышев районы Никольское авылында  №57 Конезавод оешмасында  балта остасы, төрле сыннар коеп  ясаучы булып эшли. 1989нчы елда пенсия  ялына  чыга.
  Никольское халкы сынчысы,рәссам,  ялга чыккач та тик утырмый. Булган һәр буш вакытын,үзенең яраткан   шөгыленә багышлый,картиналар яза,Никольское авылын төрле сыннар белән бизи(Никольское авылына кергәндә ике пар ат, авылны чыкканда болан,мәдәният йорты янында фонтан,чәчәкләр, мәдәният йорты өстендә өч пар ат,парктагы беседкалар (төрле ял итү урыннары) һ.б.). Бу матурлыкны карап туймассың,чөнки бу эшләр-аның яратып башкарылган  эшләре.

Анатолий Филиппов 2005нче елның 1нче октябрендә үлә. Ул Спас районы Никольское авылында күмелгән.