Ференц Сомбатеи (маҗар. Vitéz Szombathelyi Ferenc; 1887 елның 17 мае, Дьёр1946 елның 4 ноябре, Нови-Сад) — Маҗарстан хәрби эшлеклесе, генерал-полковник.

Ференц Сомбатеи
маҗар. Szombathelyi Ferenc
Туу датасы 17 май 1887(1887-05-17)
Туу урыны Дьёр, Австро-Венгрия
Үлем датасы 4 ноябрь 1946(1946-11-04) (59 яшь)
Үлем урыны Нови-Сад, Югославия
Иялек Маҗарстан
Гаскәр төре җәяүле гаскәр
Дәрәҗә генерал-полковник[d]
[[commons:Category: Ferenc Szombathelyi Викиҗыентыкта|Ференц Сомбатеи
маҗар. Szombathelyi Ferenc]] Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

1914—1918 елларда Беренче бөтендөнья сугышында Австро-Венгрия ягында катнашкан. Маҗарстан бәйсезлек алгач, Венгрия армиясенә күчкән. 1926 елның маенда полковник дәрәҗәсен алган. 1926 елның сентябрендә Изге Людовик Хәрби академиясендә тарих профессоры булган. 1931—1933 елларда Маҗарстан армиясенең 3-нче катнаш бригадасы командующие булган. 1933—1936 елларда — армия баш командующиеның ярдәмче-адъютанты. 1936—1938 елларда Маҗарстан Изге Людовик король академиясе коменданты булган. 1937 елның маенда генерал дәрәҗәсен алган. 1939—1941 елларда — VIII корпусның баш командующие, Көнчыгыш фронтта ЭККА гаскәрләренә каршы Карпат төркеме көчләре белән командалык иткән. 1941—1944 елларда Маҗарстан Генераль оборона штабы начальнигы, 1944 елның мартында, Маҗарстаны алман гаскәрләре оккупацияләгәннән соң, вазифасыннан төшерелгән һәм өй арестына алынган, 1944 елның октябрендә Ференц Салаши хакимияткә килгәч, алманнар тарафыннан кулга алына һәм Алманиягә алып кителгән. 1946 елның 22 маенда Маҗарстанның коммунистик суды Сомбатеины кешелеккә каршы җинаятьләрдә, авырлаштыручы нәтиҗәләр белән вазифа вәкаләтләрен дөрес кулланмауда гаепле дип таба һәм гомерлек төрмәгә хөкем иткән. Ләкин тиздән ул Югославия хакимиятләренә тапшырылган, үлем җәзасына хөкем ителгән һәм хәрби җинаятьче буларак җәзаланган. 1994 елда Маҗарстан Югары Суды халык судының 1946 елгы карарларын гамәлдән чыгарган һәм Ференц Сомбатеины аклаган.

Әдәбият үзгәртү

  • Залесский К.А. Кто был кто во второй мировой войне. Союзники Германии. Москва, 2003

Сылтамалар үзгәртү