Людвиг Фейербах

(Фейербах битеннән юнәлтелде)

Лю́двиг Андре́ас фон Фейерба́х (алман. Ludwig Andreas von Feuerbach) — күренекле алман фәлсәфәчесе, материалист.

Людвиг Фейербах
Ludwig Feuerbach
Туган телдә исем Людвиг Андреас Фейербах
Туган 28 июль 1804(1804-07-28)
Ландсхут, Бавария
Үлгән 13 сентябрь 1872(1872-09-13) (68 яшь)
Нюрнберг, Бавария, Алман империясе
Күмү урыны Йоханнисфридхоф в Нюрнберге[d]
Яшәгән урын Бруккберг (Урта Франкония)
Рехенберг (Нюрнберг)[d]
Ватандашлыгы Королевство Бавария[d]
Әлма-матер Һайделберг үнивирситите[d][1], HU Berlin, Университет Эрлангена[d] һәм Эрланген — Нүрнберг университеты[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Эш бирүче Университет Эрлангена[d]
Җефет Bertha Löw[d]
Ата-ана
Кардәшләр Фейербах, Анзельм Йозеф фон[d], Карл Вильгельм Фейербах[d], Фейербах, Фридрих Генрих[d] һәм Eduard August Feuerbach[d]

 Людвиг Фейербах
Ludwig Feuerbach
Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Фейербах Бавариянең Ландсхут шәһәрендә җинаятьләр тикшерүче гаиләсендә туа. Гимназияне тәмамлагач, ул Һейдельберг университетына укырга килә. Ләкин, догматикага корылган укытуны кабул итә алмый, Берлинга күчә, анда Һегельнең лекцияләрен тыңлый. Берлин университетын тәмамлау белән диссертация яклый. Соңрак Эрланген университетында фәлсәфә буенча лекцияләр укый башлый.

1830 елда Людвиг Фейербах үзенең «Үлем һәм үлемсезлек турында фикерләр» дигән китабында җанның үлемсезлеге хакындагы карашларны тәнкыйть итеп чыга. Китап тыела, Фейербах укыту хокукыннан мәхрүм итәлә. Үзенең калган гомерен ул авыл җирендә нужа чигеп уздыра.

Фәлсәфи карашлар үзгәртү

Фейербах фәлсәфәдә башта Һегель тәгълиматы йогынтысында иҗат итә, ләкин аның башлангыч дәвере каршылы була. Һегельның объектив идеализмы аның үзен үк ышандырып бетерми, тора-бара ул аннан бөтенләй ваз кичә. Фейербахка хәтле алман фәлсәфәсендә идеализм өстенлек алган була. Фейербах Европа фәлсәфәсендә янә материализмны торгызучы булып таныла. Ул үзенең «Һегель фәлсәфәсе турында» (1839) дигән хезмәтендә идеализм белән материализм арасындагы аерымлыкларны ачып сала.

Танып белү теориясе мәсьәләсендә дә Фейербах үзен материалист булганын күрсәтә. Ул Кантның субъектив идеализм һәм агностицизм белән сугарылган карашларын тәнкыйтьләп чыга. Ләкин аның иң җитди тәнкыйте Һегель фәлсәфәсенә каршы юнәлдерелгән була. Ул аның идеалистик системасын җимерә. Шуңа багышланган аның «Христианлыкның асылы» хезмәте чыга:


  Әгәр дә без аңа хәтле Һегельчылар булсак, «Христианлыкның асылы» басылып чыгуга шундук фейербахчылар булып киттек
 

Фейербах — антропологик материализм тарафдары. Материализмның бу агымы яссылыгында кеше — психофизиологик зат. Фейербах кешенең асылын табигый шартлар нигезендә генә күрергә омтыла. Кешедә ул аның фәкать биологик, ягъни табигый җисемен генә күрә, ә социаль җисемен аңлау дәрәҗәсенә, үзенә кадәр булган башка материалистлар кебек үк, күтәрелә алмый кала.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  1. Precht R. D. Sei du selbst: Eine Geschichte der Philosophie III — 2019.