Федосья Матросова

Федосья Евгеньевна Матросова (24 июнь 192429 май 1987) — совет төзелеш тармагы алдынгысы, ССРБ Төзелеш министрлыгының «Саранскжилстрой» тресы 10 нчы төзелеш идарәлегендә штукатурлар бригадиры, Мордва АССР Социалистик Хезмәт Герое (1971).

Федосья Матросова
Туган 24 июнь 1924(1924-06-24)
Татарстан, РСФСР, СССР
Үлгән 29 май 1987(1987-05-29) (62 яшь)
Саран, РСФСР, СССР

Биографиясе үзгәртү

1924 елда хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы Ивановка авылында туган. Мордва (эрзя).

Башлангыч белем ала. Бөек Ватан сугышы башлану белән 1941 елда урындагы колхозда трактористка булып эшли башлый.

1945 елда Чулман елгасы буйлап сал агызу, аннары Горький каласы янында торф чыгаруда эшли.

1954 елдан алып Саранск шәһәрендә яши, штукатур булып эшли. 1964 елда «Отделстрой» идаралыгының төзүчеләр бригадиры итеп тәгаенлиләр.

Мордовияның башкаласында аның бригадасы электролампалар заводында, шулай ук берничә мәктәп һәм торак массивларын бизәүдә эшли.

ССРБ Югары Советы Президиумының 1971 елның 5 апрелендәге указы белән, төзелештә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Федосья Евгеньевна Матросовага Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Саранск кала советы депутаты итеп сайлана.

1983 елда хаклы ялга чыга.

Саранск шәһәрендә яши. 1987 елның 29 маенда вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

- «Урак һәм Чүкеч» алтын йолдызы (05.04.1971)

- Ленин ордены (05.04.1971)

- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (11.08.1966)

Әдәбият үзгәртү

  • Герой Социалистического Труда — уроженцы Мордовии. Саранск, 1976 год.
  • Мордовия. Энциклопедия. — Саранск, 2007.

Сылтамалар үзгәртү

  • Матросова Федосья Евгеньевна. «Герои страны» сайты.