Фатыйма Минһаҗетдинова

Минһаҗетдинова Фатыйма Зиннәтулла кызы
300px
Ил

Русия Федерациясе

Җөмһүрият

Татарстан Җөмһүрияте

Туган елы

24 гыйнвар 1925

Туган авылы

Саба районы Казанчы- Бигәнәй авылы

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Тормыш юлы үзгәртү

Минһаҗетдинова Фатыйма Зиннәтулла кызы 1925 елның 24 гыйнварында Саба районы Казанчы- Бигәнәй авылында туган. Әтиләре үлеп, яшьли тол калган әнисе Ике басу Арташ авылы кешесенә кияүгә чыга. Дүрт класс белем ала. Аннары укырга мөмкинлеге булмый, аны Казанга бала карарга җибәрәләр. Берничә елдан соң үсмер кыз туган авылына кайта, колхоз фермасында эшли. 1941 елның маенда Фатыйманы вербовка белән Украинага эшкә җибәрәләр. Аларны Украинаның Сталин өлкәсе Караковстрой авылында төзелешкә эшкә билгелиләр. Авыр эш, шуның өстенә һава торышына ияләшмәгән Фатыйма нык авырый. Фатыйма авырып, белми дә кала, аның белән бергә бирегә килгән кызлар җаен табып, Сабага кайтып китәләр. Фашистлар изүе астында калган Украинада яшәве авыр була. 1942 елның май аенда Фатыйманы бер төркем украин кызлары белән Германиягә алып китәләр. Аларны Германиянең Мансфельд районы Вельфесхольц авылына авыл хуҗалыгы эшчесе итеп теркиләр. Биредә Штромберг фамилияле помещикта эшлиләр. 1945 елның ноябрендә туган авылына кайта. 1949 елда үзе дә әсирлектә булган Тимерхан Минһаҗетдинов исемле Арча районы Сикертән авылы егете белән гаилә коралар. Яңадан вербовка бе¬лән Любян якларына урман эшенә китәләр. Ахырдан Лесхоз бистәсенә килеп урнашалар. Тимерхан урман кисүдә эшли, ә Фатыйма балалар бакчасына урнаша. Озак та үтми Тимерхан үпкәсе авырып вафат була. Аннан Фатыйма хатыны үлеп 4 баласы белән ятим калган Лесхоз кешесе Зәкиулла Сафиуллинга кияүгә чыга. Балаларның икесе үз көннәрен үзләре күрерлек була, ә менә Равил белән Данияне үз балалары кебек яратып үстерә. Дания инде үзе әни, әби булгач та Фатыйма апаны онытмый, гел кайтып хәлләрен белә.

Хезмәттә үткән гомернең әҗере үзгәртү

Фатыйма апа балалар бакчасында повар булып эшләп лаеклы ялга чыга. Тик әсирлектә узган гомернең шаукымы озакка бара, аның 10 ел хезмәт стажы киметелә. Шулай ук фидакарь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны”, “Тыл ветераны”, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек Җиңүгә 60 ел”, “Бөек Җиңүгә 65 ел”, “Бөек Җиңүгә 70 ел” медальләре белән бүләкләнә. 2015 елның 24 январендә Фатыйма Минһаҗетдиновага 90 яшь тулды. Бу уңайдан аңа илбашы Владимир Путинның Котлау хатын район башлыгы Рәис Нургали улы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге башлыгы Марсель Хуҗин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин да юбилярга изге теләкләр җиткерделәр. Бүген Фатыйма Зиннәтулла кызы үги улы Ринат, килене Лида Сафиуллиннар тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Искәрмәләр үзгәртү

1. Абдуллин М. Әсирлектә булган татар кызы// Акчарлак. -2011.12.05 №19

2. Абдуллин М. Фения түгел, Фатыйма икән// Ватаным Татарстан. -2015.06.02 №19

3. Вилданова Ф. Немецлар өчен “Фения” идем// Саба таңнары 2015.30.01 №6