Фарил Вафиев - актер. 1961 елның 24 гыйнварендә Пермь өлкәсе Октябрь районы Ишим авылында туган. 1982-1984 елларда хәрби хезмәттә. 1999 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1990 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. 2008 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.

Фарил Вафиев
Фарил Фәиз улы Вафиев
Туу датасы:

24 гыйнвар 1961(1961-01-24) (63 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, Пермь өлкәсе, Октябрь районы, Ишим авылы

Һөнәре:

актер

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты

Театрда сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • Низам — «Кызлар кызык итәләр» Т. Миңнуллин
  • Зөфәр — «Яшьлек белән очрашу» Т. Миңнуллин
  • Альберт — «Адашкан чәчәкләр» Г. Каюмов
  • Язмыш — «Мәдинәм-гөлкәем» Т. Миңнуллин
  • Казбек — «Итәкле кияү» Аманулла
  • Ярулла — «Бәхетеңне кәҗә сөзсә» Г. Каюмов
  • Мингерәуф — «Карурман аша» Р. Галиев
  • Хәким — «Зәхмәт» З. Хәким
  • Апуш — «Бәхетле килен» Х. Ибраһим
  • Әти — «Үги кыз» А. Әхмәт
  • Дамдинов — «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» Х. Ибраһим, А. Хәмзин
  • Йорт иясе — «Яңа ел хикмәтләре» Х. Ибраһим
  • Шах — «Әти диясем килә» А. Хәсәнов
  • Шакир — «Өч хатын белән тормыш» Г. Исхакый
  • Җантимер — «Ил» К. Тинчурин
  • Фәрук — «Сау бул, дип, әйтә алмыйм» Ф. Абдуллин
  • Амбал — «Мөхлис һәм Иблис» Х. Ибраһим
  • Эгоист — «Сөеклем минем» Л. Дюрко, Х. Гәйнетдинов
  • Кабан — «Канатлы бозау» Х. Ибраһим
  • Дәүләтбай — «Кыз урлау» М. Кәрим
  • Мингазиз — «Хатыным-алтыным» Х. Ибраһим
  • Дивана — «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
  • Вәзир — «Патша кызы һәм җырчы» Р. Галиев
  • Канун — «Җир уллары трагедиясе» Һ. Такташ
  • Гариф — «Бергенәм-Гөлгенәм» М. Садыкова
  • Беркүзле — «Әптери солдат маҗаралары» Ш. Фархутдинов
  • Әүхәт — «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин
  • Үрдәк — «Тылсымлы чыршы» Ш. Фархутдинов
  • Мөхәммәт — «Яра» А. Гыйләҗев (М. Гыйләҗев инсценировкасы)
  • Башкисүче — «Соңгы төн» И. Юзеев
  • Милиционер — «Бакча караклары» З. Гыймаев
  • Рәхмәтулла Хөрмәтуллович — «Кияүле кызлар кияве» Т. Миңнуллин
  • Бүре, Бүре каны — «Бүре каны» Н. Гыйматдинова (Р. Галиев, З.Гыймаев инсценировкасы)
  • Хаммат — «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» Р. Вәлиев
  • Марат — «Сандугач сайрар җир» Р. Сәгъди
  • Галимҗан — «Алпамыш алпавыты» Т. Миңнуллин
  • Рифат — «СыСыСыРда ясалган…нар» Л. Лерон
  • Хәмит — «Хәерле юл!» И. Зайниев
  • Хәким — «Кадер кичәсе» Р. Галиев
  • Гаврило - «Бесприданница»А.Островский
  • Садыйк - «Сихерче» Н. Гыйматдинова (Р. Мөхәммәтшин инсценировкасы)
  • Наданов - «Карурман аша» Р. Галиев
  • Гайрәтле - «Һау-һау-һау» Т. Миңнуллин
  • Азраил - «Әлдермештән Әлмәндәр» Т. Миңнуллин
  • Җомарт, Тошчәйнәр - «Нәгыймә» Р. Зәйдулла
  • Майор - Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» Б.Васильев (И. Мөхәммәтгалиев инсценировкасы)
  • Гыйззәт, Ильясның әтисе - «Калдырма, әни!» А.Баймөхәмәтов (А. Ишбулдина инсценировкасы)
  • Исхак - «Озын-озак балачак» М.Кәрим

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү