Туган  илем, үскән җирем,
                                                                                               Йөрәгемә ял бирә.
                                                                                              Яшим синдә, яшәп туймыйм
                                                                                               Сине сөйгәнгә күрә.
                                                                                                      Миргасыйм  Әфләтунов

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән байый, тулылана, ачыграк төс ала. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше, күренекле шәхесләре – болар барысы да кече яшьтән үк безнең тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Кешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларыннан берсе дә, мөгаен , Туган илеңә, төбәгеңә, йортыңа булган тирән мәхәббәттер.

Туган  ягым!...  Нигә  син  шулкадәр  йөрәккә  якын,  күкрәкләргә  кысып  сөярлек  газиз  икән?! Синдә  искән  җилләр  дә назлырак,  һавасы  да  сафрак ,  кешеләре  дә  мәхәббәтлерәк.  Әйе,  һәркем  өчен  үз  төбәгеннән  дә  матуррак,  гүзәлрәк  җир  юк  шул.  Минем  өчен  дә  нәкъ шулай.  Өзелеп  яратам  үз туган  ягымны,  ямьле табигатемне,  хезмәт  сөючән  шәһәрдәшләремне!!!

Туган җирем Зәй ягы турында сүз башлаганда, беренче булып аның җырларга кергән тугайлары, тугаенда сайраучы пар сандугачлары, шул сандугачлардан калышмаучы җырчылары, танылган сәнгать осталары, күренекле шагыйрьләре, әдипләре, галимнәре күз алдына килеп баса.

                                Зәйдә  тудым,  шунда  үстем,  
                                Иңләп  йөздем суларын. 
                                Читтә  булсам,  сагынып  кайтам, 
                                Гел  уң  була  юлларым. 
                                Гел  атлыйсың  заман белән,  
                                Гөрләп  үсәсең  Зәем.
                                Синдә  үтә  алтын  көзем, 
                                Кышым,  язым  һәм  җәем.
Кечкенә  генә  булган  шәһәребезнең  чикләре  һаман  киңәя,  һаман  яңара. Ямьле яз  һәм  җәй  айларында  шәһәребез  яшеллеккә  төренә. Юл  буйлары,  йортлар ,  кибет  каршылары  аллы-гөлле  чәчкәләргә  күмелә.  Җиңү  паркы,  Ринат  Фәрдиев  исемендәге  парк  шәһәрдәшләребезнең яратып йөри торган урынына әверелде.   Соңгы  елларда  шәһәребез  урамнарында  бер-бер  артлы  барлыкка  килгән   төрле скульптур  композицияләр һәркемдә, шул исәптән  миндә дә   зур  кызыксыну  уятты.  Кемнең алтын  куллары  тудырган  бу  иҗат  җимешләрен?  Нинди  мәгънәгә  ия  алар?  Укытучым фәнни эш тәкъдим иткәч, шушы  сорауларга  җавап  табу максаты белән   мин  фәнни- тикшеренү  эшенә  алындым.

Туган якны, аның яшәешен, хезмәт сөючән кешеләре турында өйрәнүебез халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, зур һәм матур эшләрен аңларга булыша. Шәһәремне бизәүче скульптур сыннарның авторы җирле рәссам һәм сынчы Фазыл Шиапов икәнен ачыклагач, аның тормыш юлы, иҗаты белән танышу мөмкинлеге барлыкка килде. Шиапов Фазыл Әгъләм улы 1956 нчы елның 28 мартында. Әлмәт районы Акчишмә авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы 8 бала , Фазыл алтынчы бала була. Рәсемгә осталыгы кечкенәдән үк була. Укучы абый-апаларының кәгазь, карандашларын алып төрле рәсемнәр ясый торган була. Авыл тирәсендәге болыннарга, кырларга чыгып йөрергә, туган як табигатенең матурлыгына хозурланырга ярата. Йомшак күңелле малай күргәннәрен отып алып, шунда ук рәсемгә төшереп бара. Яңа Кәшер интернат – мәктәбендә 8 ел белем алганнан соң , урта мәктәпне Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбендә тәмамлый. Беренче премиясен, лауреат исемен 17 яшендә СССР ның 50 еллыгына багышланган Республика яшьләре фестивалендә катнашып ала. Мәктәптән соң армия сафларына алына. Солдат хезмәтен Пенза өлкәсе Каменка шәһәрендә, соңыннан Житомир өлкәсе Емельчино поселогында үтә. Күнекмәләрдән бушаган вакыты штабта стенгазеталар, рәсемнәр, санитар һәм әдәби бюллетеньнәр ясап уза. Армия хезмәтен төгәлләп кайткач, Актүбә эшчеләр поселогында Техник транспорт идарәсендә рәссам булып эшли башлый. Шушында эшләү дәверендә читтән торып Мәскәү университетының декоротив-бизәү бүлегендә белем ала. 1990 нчы еллларда гаиләсе белән Зәй шәһәренә күченә, “Сельстрой” берләшмәсендә рәссам булып эшли башлый. 1995 нче елдан Зәй шәһәренең архитектура бүлегендә эшли. 2000 нче елдан Зәйнефть оешмасында рәссам хезмәтен башкара. 2005 нче елда Балалар сәнгать мәктәбендә остаз булып эшли башлый. Шушы чорда читтән торып Чаллы Дәүләт педагогия институтының худграф булеген тәмамлый. Берничә елдан укытучы хезмәтен минем туган мәктәбем Зәй шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә дәвам итә. Бүгенге көндә Фазыл Әгъләм улы ГРЭС оешмасында рәссам булып эшли. Тормыш иптәше белән дүрт ул үстергәннәр, өч онык өчен яраткан бабай да әле ул. Рәссамның иҗат үрнәкләре, үзенә генә хас иҗади үзенчәлекләре Фазыл Шиапов рәссам һәм сынчы, укытучы һәм остаз да. “Рәссам” сүзе сынлы сәнгать өлкәсендә иҗат итүче кеше , “сынчы” сүзе скульптура әсәрләре иҗат итүче кеше дип бирелә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. Профессиональ рәссам буларак ул барлык юнәлешләрне дә үз итә. Ул графика белән, майлы буяулар белән дә эшли, портретлар, шаржлар да ясый. Матурлык – гадилектә. Фазыл Шиаповның иҗат кредосы менә шундый. Аның әйтүенчә, ул, мәсәлән, Айвазовский һәм Шишкин кебек, аерым бер темага гына иҗат итәргә яратмый. Шуңа күрә дә инде аның картиналары һәм скульптур композицияләре төрле темаларга иҗат ителгән. Алар арасында табигатебезнең ел фасыллары белән үзгәрүе, туган җиребезнең чагылышы, күренекле шәхесләребезнең портретлары, натюрмортлар урын алган. Ләкин атлар аның иҗатында аерым урын биләве сизелә. Алар нинди генә стильдә, образда чагылдырылмаган?! Хәтта араларында рәссамның үзенең бар көченә айгырны йөгәнләргә тырышуын чагылдырган картинасы да бар. Фазыл Әгъләмович сүзләренчә, картина символик мәгънәгә ия, я син кулга ияләштереп, язмыш атын йөгәнлисең, я ул сине егып төшерә. Менә шулай язмышыңны җилләр алып китәргә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Фазыл Әгъләмович иҗат дөньясына үзенең яңалыгын да алып килә. Скульптур сыннар ясау өчен газобетон материалын файдалану мөмкинлекләрен күрсәтә. Рәссам эшендә модельләр, эскизлар ясап тормый, аңа җиңелчә сызым – каралама да җитә. Аннан ул скульптураның аерым детальләрен әзерли, аларны постаментта тоташтыра, клей һәм буяу белән каплый. Кыйммәт булмаган, шул ук вакытта ныклы мондый скульптур композицияләр урамнарны бизәп кенә калмый, шәһәргә архитектур үзенчәлек өсти, җирле халыкның, кунакларның кәефен күтәрә. Останың күп кенә эшләре үзләренең урнашу урынына тематик яктан да бәйләнгән һәм һәркайсы тирән фәлсәфи мәгънәгә ия. “Баласын бал белән сыйлаучы аю” композициясе татар гимназиясе янында урнаштырылган. Бу композиция хакында автор үзе менә ничек аңлата: “Әйтик, үз баласын мичкәдән бал белән сыйлаучы аю. Мичкә – зур, ә бал агып чыга торган авызы – кечкенә. Тормыштан да рәхәтлек – шатлыкларны алырга була. Һәм алырга кирәк тә, әмма барысын берьюлы түгел, аз – азлап кына ! Югыйсә, туйдыруы ихтимал ...” “Кувшиннар” композициясе безнең 7 нче мәктәпкә керү юлында. Янәшә ике кувшин: аның берсе – бөтен, икенчесе – ватык. Ватык кувшинның яртысына клумба ясалган. “Кешеләрнең дә язмышлары төрлечә языла, - ди Фазыл Шиапов. – Ватык кувшин – ялгышкан, тормышы җимерелгән кеше символы. Әмма якты кояш астында бу дөньяда аңа да урын бар, ул да кешеләргә шатлык китерергә мөмкин.” Бу бик ышандырырлык дәлил. “Крокодил Гена һәм Чебурашка” композициясе “Космос” яшьләр үзәге каршына урнашкан. Безнең яраткан мультфильм геройлары, алар үзләренең яхшылыклары, дус булулары белән аерылып торалар. Үзәк дәваханә каршында “Бабай һәм әби” композициясе. Иңгә – иң куеп, үткәннәргә ягымлы елмаеп утыручы карт белән карчык образында автор үзенең әти - әнисен чагылдыра. Башын горур кыяфәттә югары тоткан бабай кулында – таяк. Ул гаиләне туендыручы, саклаучы да. Бабайга сыенган әби кулында - алма. Еллар узса да, алар бер-берсенә булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне саклап кала алган. Чираттагы скульптура “Көл кызы” әкиятендәге кебек зур кабактан тычкан җигелгән карета ясалган, кучер сыйфатында – шаян гном. Авторның бу эше авыл хезмәтчәннәренең хезмәт сөючәнлеген, байлыгын, мул уңыш үстерүләрен гәүдәләндерә. “Муза” композициясенең дә балалар музыка мәктәбе скверында урын алуы сәнгатьне саклау, ижади илһам бирү символы итеп күзалларга ярдәм итә.

Физика  фәне  галимнәре  “Альберт  Эйнштейн  һәм  Нильс  Бор”  композициясенең дә шәһәр уртасына  урнашуы  очраклы түгел ,  чөнки  алар – дөнья  энергетикасы  үсешенә  фәнни  яктан   зур  өлеш  керткән  затлар. Ә безнең шәһәребез энергетиклар шәһәре.

Автор эшләренең тематикасы, стиле төрле булуга карамастан, аларны берләштерүче охшашлыкны күрми мөмкин түгел. Ул- скульптура композицияләрендәге персонажларның күзләре. Аларның барысыннан да яхшылык, киң күңеллелек сирпелә. Останың күп кенә пенопласстан композицияләре республика тантаналары, бәйрәм чаралары өчен эшләнгән. Республикабызның “Ак барс” хоккей командасы хоккейчылары сәхнәгә нәкъ менә Шиапов ясаган барс башы белән чыга. Ризаэддин Фәхреддин иҗатына багышланган республикакүләм күргәзмәгә галимнең портретын ясый. “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм акциясендә үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим итә. 2005 нче елда Фазыл Әгъләмович Этник фестиваль конкурсында катнашырга уйлый һәм аның эшләре сайлап алына да. Африка дәүләтендә Тунисның Сус шәһәрендә узучы карнаваллар аның иҗатында аерым урын алып тора. Субтропик эсселектә бәйрәм өчен карнавал фигураларын эшләвен сагынып искә ала рәссам. Фигуралар биеклеге 12 шәр метрга җитә торган була. Биш ел рәттән катнаша ул анда. “Төрле илләрдән килгән рәссамнар, осталар белән аралашу, җирле халыклар белән очрашулар иҗади яктан баета” – ди ул. Менә инде берничә ел әлеге илдә барган сәяси вакыйгалар белән бәйле рәвештә карнавал үткәрелми. Автор альбомында фотосурәтләр - андагы онытылмас көннәрне искә төшереп торучы истәлекләр. Аның каравы Зәй шәһәрендә ел саен боздан ясалган фигуралар фестивале үткәрелә. Фазыл Шиапов башка осталар белән берлектә боз скульптуралары иҗат итеп, зәйлеләрнең олысын да, кечесен дә сөендерә. 1985 нче елдан бирле катнаша ул бу эштә. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен Фазыл Шиапов 2013 нче елда район һәм шәһәр күләмендә Сөббух Рәфыйков исемендәге премиягә лаек була

Гомумән алганда, рәссам  үзенең иҗатында халкыбызның  рухи  тамырларын барлый,  татар  халкының  язмышы  хакында  уйлана,  туган  ягының  иң  матур  урыннарына  мәдхия  җырлый.  Татар  халкының  милли  символик  образларын  куллана. Мәсәлән,  ат  образы  гүзәл,  катлаулы  җан  иясе  булудан  тыш,  әле  йөзләрчә  гасырлар  дәвамында  кеше  белән  булган  җан  иясе  дә.  Алма  образы  бәхетле,  парлы,  озын  гомер  символы. Аның чын татар милли рухында иҗат итүе безнең өчен зур  горурлык.
Фазыл исеме өстен, камил, дәрәҗә, абруй, намуслы, фән иясе дигән мәгънәгә ия. Рәссамның үзе белән очрашулардан  Фазыл Шиаповның  үз  эшенең остасы, зирәк акыллы, белем һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган  асыл зат икәнен аңладым. Аны   ихлас  күңелдән  үзенең  иҗатына,  тормышка,  табигатькә  гашыйк, туган җирен чын күңелдән яратучы   патриот   шәхес  дип тә  өстәр  идем. Исеме җисеменә туры килгән мөлаем, затлы бу шәһәрдәшем бүгенге көндә дә тыныч  кына,  тыйнак  кына  иҗат  итә,  күңелендә  булган  якты  нурын,  табигатькә,  кешелеккә  булган  мәхәббәтен  үзенең  иҗат  җимешләрендә  чагылдыра. Уңышлар сиңа, Фазыл абый!(Марданова Зифа)