Фаек Мөхәмәтҗанов
Мөхәмәтҗәнов Фаек Тимерҗан улы (10 март 1921 ел — 2 июнь 2009 ел) — башкорт шагыйре, журналист. 1943 елдан — КПСС, 1957 елдан — СССР Журналистлар берлеге, 1982 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елдагы совет-япон сугышында катнашучы. 2‑нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985), "Кызыл Йолдыз" (1945) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1976) орденнары кавалеры. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).
Фаек Мөхәмәтҗанов | |
---|---|
Туган | 10 март 1921 Зур Бадрак, Бөре өязе, Уфа губернасы, РСФСР |
Үлгән | 2 июнь 2009 (88 яшь) Уфа, Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, шагыйрь |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Биографиясе
үзгәртүФаек Тимерҗан улы Мөхәмәтҗәнов 1921 елның 10 мартында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Борай районы) Зур Бадрак авылында туган.
Бөек Ватан сугышында һәм 1945 елда совет-япон сугышында катнаша.
Сугыштан соң мәктәптә военрук, электровоз машинисты була. Сахалин өлкәсендә парторг, диспетчер, шахта начальнигы ярдәмчесе булып эшли. 1965 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
1954-1981 елларда «Совет Башҡортостаны» гәзите журналисты була, бер үк вакытта 1956-1958 елларда һәм 1960-1981 елларда бүлек мөдире вазифасын үти.
2009 елның 2 июнендә Уфада вафат була.
Иҗади эшчәнлеге
үзгәртү«Оста малай» исемле тәүге китабы 1960 елда нәшер ителә. Фаек Мөхәммәтҗанов 11 шигырь һәм поэмалар җыентыклары авторы, шул исәптән — «Күңел көзгесе» (1972), «Әнкәемнең куллары» (1981), «Көзләремнең багам күзенә» (1991) һ.б.
Китаплары
үзгәртү- Яраткан гадәт: шигырьләр. — Уфа, 1988.
- Җир эндәшә: шигырьләр, поэмалар. — Уфа, 2001.
- Туган ягым җылысы: шигырьләр. — Уфа, 2006.
- Батырлык эзе: шигырьләр, поэмалар. — Уфа: Китап, 2008. — 140 с. ISBN 978-5-295-04501-1
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980)
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- Кызыл Йолдыз ордены (1945)
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1976)
- «Хезмәт ветераны» медале (1981)
Хәтер
үзгәртү2011 елның 2 апрелендә Зур Бадрак авылы мәдәният йортында шагыйрьгә багышланган әдәби музей ачылган.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Фаик Мухаметзянов // Антология поэзии Башкортостана. Голоса веков / сост. Р. Бикбаев, А. Юлдашбаев. — Уфа, 2007. — С. 196.
- Кульмухаметова М. Поэт большой души : поэту-фронтовику Фаику Мухамедзянову — 85 лет // Истоки. — 2006. — 22 марта (№ 12). — С. 5.
Чыганаклар
үзгәртү- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)
- Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит.
- Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр.(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Мөхәмәтҗанов Фае Тимерҗан улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- http://www.bashnl.ru/node/644(недоступная+ссылка)(үле сылтама)
- http://libmap.bashnl.ru/node/594
- http://www.bashinform.ru/news/346029/
- http://www.bashkortostan.ru/organizations/56/news/11413.html 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.