Фадиль Вокри (с-х. Fadilj Vokri / Фадиљ Вокри, алб. Fadil Vokrri; 1960 елның 23 июне, Подуево — 2018 елның 9 июне[3]) — албан килеп чыгышлы Югославия футболчысы, һөҗүмче.

Фадиль Вокри
Туган 23 июнь 1960(1960-06-23)[1]
Подуево[d], Косовский округ[d], Косово и Метохия[d]
Үлгән 9 июнь 2018(2018-06-09)[2] (57 яшь)
Приштина
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Ватандашлыгы  Косово Җөмһүрияте
Һөнәре футболчы, спортивный чиновник
Спорт такымы әгъзасы ÉDS Montluçon[d], Фенербахче[d], Bourges 18[d], Партизан[d], Приштина[d], Ним Олимпик[d] һәм Югаславия милли аяк тубы җыелмасы[d]

 Фадиль Вокри Викиҗыентыкта

Клуб карьерасы үзгәртү

Подуев шәһәрендә, «Лапи» клубында футбол уйный башлый. Олылар арасында 1980 елда Косовның иң көчле клубында — «Приштина»да дебют ясый. 1980 еллар Косов футболының «алтын буын»ның бер өлеше була. Ул вакытта «Приштина» даими рәвештә беренче лигада уйный, ә Вокри аның иң яхшы уенчыларының берсе булып саналган, команда капитаны була.

1986 елда Фадиль Вокри Белградның «Партизан» клубына күчә, аның составында Югославия чемпионы һәм Кубогы иясе була. Соңрак Франциянең «Ним Олимпик» командасына китә, тик клуб 1 Лигага чыга алмый һәм сезон ахырында Вокри «Фенербахче»га күчә, анда ике ел үткәрә. Франциядә карьерасын тәмамлый, өстәвенә, «Монлюсон»да шулай ук спорт директоры вазыйфасын били.

Җыелма командада карьерасы үзгәртү

Югославиянең милли җыелма командасында Фадиль Вокри 1984 елның 12 сентябрендә Шотландия җыелма командасына(рус.) каршы иптәшләрчә матчта дебют ясый. Бу очрашу шотландлыларның 6:1 исәбе белән зур җиңү белән тәмамлана, Югославия җыелма командасының бердәнбер тупны Вокри кертә — 10 минутта ул исәпне ача. Җыелма команда өчен барлыгы 12 матч уздыра, 6 туп кертә. Югославия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган бердәнбер албан[4]. Шунысы кызык, 12 матчның 3сендә ССРБ җыелма командасы Югославия җыелма командасының көндәше була.

Спорт функционеры үзгәртү

Уен карьерасын тәмамлагач, Вокри футболда кала. Төрле клубларда төрле вазыйфаларда эшләгәннән соң, 2008 елның 16 февралендә ул Косов футбол федерациясе президенты итеп сайлана[5].

2018 елның 9 июнендә миокард инфаркты нәтиҗәсендә вафат була[6]. Приштинадагы шәһәр стадионы аның хөрмәтенә атала[7].

Казанышлар үзгәртү

  • Югославия чемпионы: 1986/87
  • Югославия Кубогы иясе: 1988/89

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү