Фәһидә Сәлимҗанова

(Фаадия Сәлимҗанова битеннән юнәлтелде)


Фәһидә[1] Фәйзрахман кызы Сәлимҗанова (1935 елның 1 феврале, Балтач районы, Татарстан АССР, ССРБ) — совет чаңгычысы. 1968 елгы кышкы Олимпия уеннарында катнашучы.

Фәһидә Сәлимҗанова
Туган 1 февраль 1935(1935-02-01) (89 яшь)
Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре спортчы

Тормыш юлы

үзгәртү

Фәһидә Сәлимҗанова 1935 елның 1 февралендә Татарстан АССРның Балтач районында туа.

Мәскәүнең «Буревестник» һәм «Спартак» командалары өчен чаңгы ярышлары буенча ярышларда чыгыш ясаган. Тугыз тапкыр ССРБ чемпионатлары медальләрен откан: аның исәбендә биш көмеш (1957, 1958, 1961 һәм 1967 елларда 4х5 км эстафетада, 1963 елда 10 км дистанциядә) һәм дүрт бакыр (1957 елда 10 км дистанциядә, 1968 елда 5 км дистанциядә, 1968—1969 елларда 4х5 км эстафетасында) медаль бар[2]. Мәскәү җыелмасы өчен Радья Ерошина, Алевтина Колчина, Вера Ачкасова, Мария Гусакова, Галина Пилюшенко белән чыгыш ясаган[3].

Ике тапкыр кышкы Универсиадалар медальләрен яулаган. 1960 елда Шамонида узган Универсиадада 8 км дистанциядә җиңү яулый. 1962 елда Виллар-сюр-Олонда узган Универсиадада, кышкы Олимпия уеннарында чыгыш ясау тәҗрибәсе булган Польшадан Стефания Бегунга һәм Болгариядән Крастан Стоевага оттырып, өченче була[4][5].

1968 елда Гренобльдә узган кышкы Олимпия уеннарында ССРБ җыелма командасы составына керә. 10 км дистанциядә 39 минут 10,3 секунд нәтиҗә күрсәтеп һәм алтын медаль яулаган Швециядән Тойни Густафссоннан 2 минут 23,8 секундка артта калып, 13 нче урынны ала[6].

ССРБ халыкара класслы спорт мастеры.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Илдус Илдарханов. Олимп тавына ничек менәргә. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1980.
  2. САЛИМЖАНОВА Фаадия Файзрахмановна | Российские спортсмены и специалисты | Спортивная Россия.
  3. Лыжные гонки: Справочник / Сост. Г. П. Марков. — М.: Физкультура и спорт, 1984.
  4. Olympedia – Faadiya Salimzhanova.
  5. Faadiya Salimzhanova, Skisport365.com.
  6. Olympedia – 10 kilometres, Women.