Уэльс һимны
Hen Wlad Fy Nhadau (heːn wlɑːd və ˈn̥adai) (Ата-бабамның борынгы иле) — Уэльсның милли һимны. Һимн сүзләрен Эван Джеймс (Evan James) 1856 елда улы Джеймс Джеймс (James James) көенә вализ телендә язган. Уэльсның Понтиприд (Pontypridd) шәһәрендә авторларга күмәк һәйкәл куелган.
Тарих
үзгәртүгимн башлыча җирле вализ телендә башкарыла, ләкин аның инглиз телендәге тексты да (Land of my Fathers) рәсми рәвештә кабул ителгән. Өч куплеттан тора.[1] Гадәттә аның беренче куплеты гына башкарыла, ә җирле милли-мәдәни һәм сәяси чараларда беренче ике яки өч куплеты җырлана.[2]
Җырның өченче куплеты тулысынча вализ теленә һәм мәдәниятенә багышланган, аның тәрҗемәсе: "Дошманнар илем туфрагын таптаса да, Кымру теле исән-имин. Һәм сатлык җанның кулы комачаулый алмый: минем илемнең арфасы беркайчан да тынып калмас".
Соңрак бу көй шулай ук Франциядәге Бретань провинциясенең һәм Бөекбританиядәге Корнуэл төбәгенең вализларга тугандаш халыклары тарафыннан да үз гимннарына нигез итеп алынган. Аларның атамалары – Bro gozh ma zadoù[3] һәм Bro Goth Agan Tasow.[4] гимннарның исемнәре генә түгел, эчтәлекләре дә бер-берсенә охшаш.
Беренче куплетыүзгәртүMae hen wlad fy nhadau yn annwyl i mi,
Инглиз теленә тәрҗемәсеүзгәртүO land of my fathers, O land of my love,
|
Вализ телендәге текстка якынлаштырылган тәрҗемә
үзгәртүАта-бабамның борынгы иле миңа бик кадерле.
Бардлар, җырчылар һәм данлыклы кешеләр иле;
Аның кыю көрәшчеләре, күренекле ватанпәрвәрләре,
Азатлык өчен кан койганнар.
Илем, илем, турылыклы мин үз илемә,
Диңгез сөекле һәм саф-пакь илем сагында булганда,
Борынгы тел дә яшәвен дәвам итәр.
Икенче-өченче куплетлары
үзгәртүHen Gymru fynyddig, paradwys y bardd,
Pob dyffryn, pob clogwyn, i'm golwg sydd hardd;
Trwy deimlad gwladgarol, mor swynol yw si
Ei nentydd, afonydd, i mi.
- Gwlad, gwlad, pleidiol wyf i'm gwlad.
- Tra mor yn fur i'r bur hoff bau,
- O bydded i'r hen iaith barhau.
Os treisiodd y gelyn fy ngwlad tan ei droed,
Mae heniaith y Cymry mor fyw ag erioed,
Ni luddiwyd yr awen gan erchyll law brad,
Na thelyn berseiniol fy ngwlad.
- Gwlad, gwlad, pleidiol wyf i'm gwlad.
- Tra mor yn fur i'r bur hoff bau,
- O bydded i'r hen iaith barhau.