Уэбер Мэри Эллен (ингл. Mary Ellen Weber; туган Бер мең тугыз йөз алтмыш ике) — НАСА космонавты. STS-70 (1995, «Дискавери») һәм STS-101 (2000, «Атлантис») шаттлларда ике тапкыр галәмгә оча, галим.

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 24 август 1962(1962-08-24) (61 яшь)
Туу урыны Кливленд, Оһайо, Америка Кушма Штатлары
Һөнәр төре галәмгизәр, инженер, химик, университет профессоры, очучы
Эш урыны NASA
Әлма-матер Берклидәге Калифорния университеты[d], Төньяк методистлар университеты[d], Пердью үнивирситите[d] һәм Bedford High School[d]
Летал на STS-101[d][1] һәм STS-70[d][1]
Время в космосе 27 030 минут
 Уэбер Мэри Эллен Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
STS-70 җыю корпусында.
 
STS-70: TDRS-G юлдашы җыю цехында.

Мэри Уэбер 1962 елның 24 августында Огайо штатының Кливленд шәһәрендә туган, әммә шул ук штаттагы Брэдфорд-Хайтсны үзенең туган шәһәре дип саный, анда 1980 елда урта мәктәпне тәмамлый. 1984 елда Индиана штатының Пердью исемендәге университетында химия өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе ала. 1988 елда Беркли каласындагы Калифорния университетында химия инженериясе өлкәсендә магистр дәрәҗәсе ала.

Ире Джером Л. Элькинд, ул Нью-Джерси штатының Байон каласыннан. Мэри Уэбер парашюттан сикерү белән мавыга, шулай ук су астында йөзергә һәм очырга ярата. Аның әнисе, Джоан Уэбер, Огайо штатының Мэнтор шәһәрендә яши, ә атасы, Эндрю Уэбер мәрхүм.

НАСАга кадәр үзгәртү

Студент чагында Уэбер Мэри Эллен Огайо штатында «Delco Electronics» ("Дженерал Моторс"ның кыз фирмасы) һәм «3M» компанияләрендә химик машиналар эшләү өлкәсендә стажер була. Беркли шәһәрендә үзенең докторлык диссертациясендә кремний катнашлыгында химик реакцияләр физикасын тикшерә. "Texas Instruments"та яңа материалларны һәм Sematech консорциумында һәм "Applied Materials"та компьютер чиплары әзерләү коралларын тикшерә. Ул бер патент алган һәм фәнни журналларда тугыз басмасы бар.

Галәмгә очуга әзерлек үзгәртү

1992 елның 31 мартында НАСА отрядына ундүртенче җыелма составында астронавтка кандидатлыкка итеп алына. Гомуми галәм әзерлек курслары (ОКП) буенча укый башлый. Курсны тәмамлап, 1993 елның июлендә «очышлар белгече» квалификациясе ала һәм НАСА астронавтлар Офисына билгеләнә. Аның космонавтка кандидатлар төркемендә эшләр чикләрендә техник бурычлары: Флорида штатында Кеннеди исемендәге галәм эзләнү үзәгендә шатлларны очулар алдыннан медицина эшкәртүендә ярдәм күрсәтү, робототехника һәм файдалы йөкләнеш белән эш. Административ эш өлкәсендә: биотехнологик контрактлар чикләрендә сатып алулар буенча Совет рәисе була.

Галәмгә очу үзгәртү

  • Беренче очу — STS-70[2], шаттл «Дискавери». 1995 елның 13 июленнән 22 июленә кадәр «очу белгече» сыйфатында. Экипаң, төрле экспериментлар ясау һәм күзәтү, мәглүмәтне ретрансляцияләү өчен, НАСАның соңгы алтынчы юлдашын орбитага чыгара. Очу озынлыгы 8 тәүлек 22 сәгать 21 минут тәшкил итә[3].
  • Икенче очу — STS-101[4], шаттл «Атлантис». 2000 елның 19 маеннан 29 маена кадәр «очу белгече» сыйфатында. Миссиясенең төп бурычы булып халыкара галәм станциясенә (МКС) куллану материалларын һәм корылмаларны кушу һәм «Заря» модуле электр корылмаларын ремонтлау. Станциягә алып барылучы корылмалар һәм материаллар, ике катланган «Спейсхэб» транспорт модулендә урнаштырыла, ул шаттлның йөк бүлегендә урнашкан була. Очыш вакытында астронавтлар бер ачык космоска чыгу башкаралар. Очу озынлыгы 9 тәүлек 20 сәгать 21 минут тәшкил итә[5].

Галәмгә очуның гомуми озынлыгы — 18 көн 18 сәгать 30 минут.

Очыштан соң үзгәртү

НАСАдан 2002 елның декабрь аенда китә.

2002 елның декабрь аенда Көньяк методистик университетта эшлекле җитәкчелек итү өлкәсендә магистр дәрәҗәсе ала. НАСА штаб-фатирында, АКШ Конгрессы белән бәйләүче буын сыйфатында, законнар чыгару мәсьәләсе белән шөгыльләнә. 2014 елның гыйнварына кадәр Уэбер STELLAR Strategies, LLC — альтернатив энергия чыганагы өлкәсендәге компания — белән киңәшче һәм спикер сыйфатында хезмәттәшлек итә.

Бүләкләре үзгәртү

«Космоска очкан өчен» медале (1995 һәм 2000) һәм башкалар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.spacefacts.de/english/e_first.htm
  2. NASA - NSSDCA - Spacecraft - Details. nssdc.gsfc.nasa.gov. 2019-03-03 тикшерелгән.
  3. Lynda Warnock: KSC. NASA - STS-70. nasa.gov. 2019-03-03 тикшерелгән.
  4. NASA - NSSDCA - Spacecraft - Details. 2019-03-03 тикшерелгән.
  5. Lynda Warnock: KSC. NASA - STS-101. 2019-03-03 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү