Уша (чуаш мифологиясе)

Уша (чуаш. Уша, Уша çăлтăр) — Чуаш мифологиясендә иртәнге йолдыз, иртәнге таң йолдызы, аеруча ялтырап көз фасылында юпа аенда (октябрь) балкый. Чуашларның мифологик ышанулары буенча, төн уртасыннан таң атканга кадәр төнге караңгы, Явызлык белән көрәшә. Исеме, образы һәм гамәлләре буенча борынгы Иран мифологик ышанулардан килеп чыккан (борынгы Һинд телендәː Ушас — йолдыз; борынгы Иран телендәː Уш(а) — йолдыз, таң, иртә; Ушахина — төн уртасыннан таң атканга кадәр вакыт Илаһы).