Уфа шәһәре тарихы музее

Уфа шәһәр тарихы музее (рус. Музей истории города Уфы) — 2019 елның 13 сентябрендә Уфада ачылган муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы (музей). Биредә шәһәрнең тарихын һәм бүгенгесен тулы чагылдыру күздә тотыла. Музей эшчәнлегенең максаты — Уфаның тарихи үсеш этапларын өйрәнү, фәнни теркәү, аңлату, тарихи-мәдәни кыйммәтләрен саклау, шәһәр кешеләрендә ватандарлык, иҗтимагый активлык һәм югары мәдәнилек хисе тәрбияләү.

Уфа
шәһәр тарихы музее
Музей урнашкан бина
Музей урнашкан бина
Нигезләү датасы 2019
Урын 450057 БР, Уфа, Ленин ур., 72
Директор Тимур Ильясов
Сайт museum-ufa.ru
Тышкы рәсемнәр
Экспонатларның фотосурәтләре.

Тарих үзгәртү

2016 елның 1 сентябрендә Уфа шәһәре шәһәр округы хакимиятенең 1355нче санлы карары белән нигез салына [1]. 2019 елның 13 сентябрендә Уфаның Ленин районында, Ленин урамы 72нче йортта (элекке «Ашханә» урынында) ачылган. Ачылыш тантанасында шәһәр мэры Өлфәт Мостафин(рус.) катнаша. Ачылганнан соң ике көн (14 һәм 15 сентябрьдә) музей тамашачыларны бушлай кабул итә.

Экспонатлар үзгәртү

Музейның мәйданы — ~450 кв.м. Музей фондында 1 меңнән артык, вакытлы саклауда 2 мең тирәсе экспонат тупланган. Алар 4 тарихи блокка бүленгән 4 күргәзмә залына урнаштырылган.

  • «XVI – XVII гасырлар чоры» залы (Уфа кирмәненә нигез салу)
  • «Сәүдәгәрләр Уфасы» залы (сәнәгатьтә һәм шәһәр төзелешендә үзгәрешләр чоры)
  • «Советлар чоры Уфасы һәм бүгенге Уфа» залы
  • «Киләчәккә омтылучы шәһәр» (2050 елга кадәр үсеш перспективасы)[2].

Уфа кирмәне макетта, сәүдәгәрләр Уфасы фотодокументларда күрсәтелә. Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы экспонатларга зур урын бирелгән[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү