Урта фарсы теле

юкка чыккан көньяк-көнбатыш ирани теле

Урта фарсы теле (пәһләви теле; үзатамасы парсиг — «фарсы») — көньяк-көнбатыш төркөмчәдәге хәзер сөйләшелми торган урта иран теле. Борынгы фарсы теленең дәвамы һәм яңа фарсы теленең алдан килүчесе булып тора. Башта Иранның көньяк өлешендә — Парста (Фарс) — таралган булган, алага таба Сасанидлар чорында (III—VII гасырлар) бөтен Фарсы иленең әдәби һәм рәсми теле. VII гасырдан, Иранны гарәпләр басып алганнан соң, Иранда һәм Һиндстанда Зәрдөштлек тарафдарлары общиналарында сакланып кала.

Урта фарсы теле
Дәүләт  Сасаниләр дәүләте
 Иран[1]
Барлыкка килү урыны Фарсылар һәм Сасаниләр дәүләте
Әүвәлгесе борынгы фарсы теле[d]
Киләсе новоперсидский язык[d]
Язу пахлави[d], манихейское письмо[d], Авеста әлифбасы[d] һәм Inscriptional Pahlavi[d]
Эра Зәрдөштлек һәм экзегеза[d]
 Урта фарсы теле Викиҗыентыкта

Төрләре:

  • китапча дип йөртелгән урта фарсы теле — дини (Зәрдөштлек) һәм дөньяви әдәбият теле;
  • манихей урта фарсы теле — манихей общиналарының документлар теле.

Арамей графикасының төрле төрләренә нигезләнгән ике язу системасы кулланылган[2]:

  • пәһләви — гетерографик (ягъни язылышы бер телдә булганны башка телдә уку);
  • манихей — фонетик.

Иң борынгы үрнәкләр — Фарсы иле хәкимнәренең тәңкәләрендәге легендалар (безнең эрага кадәр II гасыр).

Урта фарсы телендәге иң мөһим әдәби үрнәк — Авестаның Авеста теленнән тәрҗемәсе. Яңа фарсы теленә күчү теле булган парси (пазенд) теле урта фарсының соңрак формасы булып тора. Ул парсларда һәм "беһдин"нарда, ягъни Иран гебрларында, бары тик әдәби тел буларак сакланган[3]. Урта сүзе чорга карый торган төшенчә.

Классик фарсы теленә күчеш

үзгәртү

Яңа фарсы теле урта фарсының варисы булып тора. Үзгәрешләр әкренләп керә, X—XI гасырларда урта фарсы текстларын иртә яңа фарсы телендә сөйләшүчеләр әле укый һәм аңлый. Әмма X гасыр азагыннан аермалар көчәя:

  • баштагы басымсыз сузыкларның төшеп калуы;
  • сүз башында берничә тартык булганда сузык өстәлү (эпентеза);
  • сүз азагында -g төшеп калу;
  • баштагы w- урынына b- я (gw- → g-) куелу;
  • фигыль системасында шактый үзгәрешләр, башлыча субъюнктивтың һәм оптативтың кайсыбер формаларын югалту (аларның кулланылышының кайбер таш булып каткан формалары классик шигъри телдә сакланып калган), фигыль префиксларын куллану күбрәк була башлый;
  • лексикада үзгәрешләр, аеруча үз сүзләрен гарәп һәм төрки сүзләре, XIX гасырдан инглиз, француз, хәтта рус (сирәк — самауыр, эстакан) сүзләре менән алмаштыру;
  • Пәһләви һәм манихей язмаларын, 4 хәреф өстәп, гәрәп алфавитына алмаштыру.

Лингвистик кылыкһырлама

үзгәртү

Морфология

үзгәртү

Һан

Урта фарсы телендә берлек һәм күплек була, икелек һаны юкка сыга. Күплек суффикстары — -ān, -īhā.

Урта фарсыла абстрактлылык суффиксы -īh була, ул күмәк күплекте белдерә: zanīh «катындар» gurgīh «бүреләр» šēdaspīh «римлылар, византийзар» (ягни «ак атлылар»)

Килеш

Тәүзә 2 формаһы була, һуңынан тура килеш югала башлай, артабан берлектәге ситләтелгән килеш тә юкка сыгуга бара:

*as «ат» Singularis Pluralis
тура. as as
ситл. asē asān

нигезендә r- булһа:

brād «агай»

Singularis Pluralis
тура. brād brādar
ситл. brādar brādarān
duxt «кыз» Singularis Pluralis
тура. duxt duxtar
ситл. duxtar duxtarān
*xwāh «апай» Singularis Pluralis
тура. xwāh xwāhar
ситл. xwāhar xwāharān

Сифат исем күек үзгәрә. Һүз тәртибе кәтги түгел: frēstagān wuzurgān = wuzurgān frēstagān.

Һүз тәртибе (Исем)

A) Аныклаусы исем аныкланусының алдынан килә: 1. Сагыштырмалык кисәксәһе (изафет) белән: xwadāy ī xwadāyān «Раббыларзың Раббысы, Ходайларның Ходае» dēn ī weh «яхшы дин» pus ī man «минем улым»

2. Чагыштырмалык кисәкчәсеннән тыш: pusān rōšnān «яктылык уллары» šahryār wuzurg «бөек кенәз»

Аныклаучы исем билгесезлек артикле белән билгеләнгәндә, изафә юкка чыга: dast-ē jām «бер уч трофей (бер аз трофей)» kanīzag-ē weh «игелекле кыз» B) аныклаучы исем аныкланучы алдыннан килә: ērān šahr «иранлылар иле» ādarān šah «утлар короле» garm xwarišn «кайнар азык» man pus «минем улым»

Туры объект буларак чагыштырмалык алмашлыгына мисал: u-mān mā bar ō gumāngarīh «һәм безгә вәсвәсә салма»

Сыйфат

үзгәртү

Күп һинд-европа телләрендәге кебек, чагыштыру дәрәҗәләре бар:

A) Чагыштыру формасы: -tar, -dar (сузыклардан, r, m һәм n-нан соң) Чагыштыру кисәкчәсе сыйфатында az һәм kū файдаланыла: az wad wattar «начарның да начары» kam wattar ast kū «караганда да начаррак»

B) Иң артыклык формасы: -tom, -dom (сузыклардан, r, m һәм n-нан соң). Кайсыбер сыйфатларга -ist суперлатив суффиксы кушыла, мәсәлән: wahišt (сүзгә-сүз тәрҗемә: -«иң яхшы»), "behešt катып калган һәм хәзерге һәм классик фарсы телендә «оҗмах» дигәнне аңлата.

Фигыль

үзгәртү

Хәзерге заманда (Praesens) фигыль кушымчалары:

Indik. Konj. Imper. Opt.
1. Sg. -ēm -ān -tom -ēn
2. Sg. -ēh -āy -ø
3. Sg. -ēd -ād -ēh
1. Pl. -om, -ēm
2. Pl. -ēd -ād -ēd
3. Pl. -ēnd -ānd

Хәзерге заман сыйфат фигыле -āg һәм -ān, -and белән беткән катып калган формалар.

Тиешлелек сыйфат фигыле яки фигыльдән ясалган исем -išn.

Үткән заман сыйфат фигыле -t, -tag

Алар ярдәмендә үткән заман формалары ясала. Инфинитив: -tan

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ScriptSource - Iran
  2. Nyberg H. S., A manual of Pahlavi, pt. 1, Texts, alphabets, index…, Wiesbaden, 1964; pt. 2, Ideograms, glossary…, Wiesbaden, 1974
  3. разговорный у парсов — гуджарати, англ.

Әдәбият

үзгәртү
  • Молчанова Е. К. Основные вопросы синтаксиса среднеперсидского языка (книжного пехлеви): Автореф. дис. на канд. филол. наук. М., 1966.
  • Расторгуева В. С. Сравнительно-историческая грамматика западноиранских языков. Фонология. М., 1990.
  • Расторгуева В. С. Среднеперсидский язык. М., 1966.
  • Расторгуева В. С., Молчанова Е. К. Среднеперсидский язык // Основы иранского языкознания. Среднеиранские языки. М., 1981.

Сылтамалар

үзгәртү