Урта ШөнКиров өлкәсе, Нократ Аланы районындагы татар авылы. Нократ кушылдыгы Аллавыкка Кәркәвеч суы койган җирдә урнашкан.

Урта Шөн
Map
Ил Россия
Өлкә Киров өлкәсе
Район Нократ Аланы районы
Координатлар 56°5'тн, 51°15'кнч
Авыл советы рәисе Мансур Фәләхетдинов
Халык саны 1021 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 446981
Русча атамасы Средние Шуни

Киров өлкәсенең урманнары арасында, Нократ елгасы (мондагыча Идел) буенда, Татарстаннан ертылып калган өч татар авылы бар. Бер җирле хакимияткә кергән Түбән Шөн, Урта Шөн һәм Сасмакны бер яктан республика белән чик бүлеп торса, икенче яктан инде бетеп, нигезләре тузып баручы рус авыллары әйләндереп алган. Түбән Шөн уң якта булса, Сасмак авылы Урта Шөннең сул ягында. Өлкәдә иң зур авыл җирлеге.

Борынгы бабалары бирегә, чирмешләр арасына моннан әле 450 ел элек үк, Иван Грозныйның чукындыру сәясәтеннән качып килгән икән. Өч татар авылы бер хуҗалыкка берләшкән. Бүген ул “Нократ” дип атала. Районда иң алдынгы, аягында ныклап басып кала алган бердәнбер хуҗалык. Инвесторлар юк. Һәр кешенең үз җир биләмәләре бар, бер метр җир дә сатылмады. Үзләре җирне эшкәртмәгән кешеләр башкаларга яисә колхозга арендага бирә. Киресенчә, җир җитми, 6 мең гектар җирнең бер адымы да чәчелми калмый.[1] Халык печән әзерләп терлек асрый, суеп сата. Умартачылык, каз үстерү дә бар. Иң күбе яшелчә үстерү белән шөгыльләнәләр. Кешеләрдә тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары бик күп.

700 баш малы булган терлекчелек фермасы эшли. Сөтне эшкәртелә, кечкенә сөт заводы бар, пакетларга тутырып, якындагы шәһәр, авыл халкына сыйфатлы сөт саталар. Пилорама бар, төзелеш материалларын, бураларны ерак өлкәләрдән килеп алалар.

Урта Шөн авылындагысы урта мәктәп, Түбән Шөн авылындагысы тугыз еллык. Урта Шөн мәктәбендә 2010-11 елда 118 бала укыган.

Ике авылда да мәктәптә белем бирү татар телендә алып барыла. Бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә. Аларны балалар рус авылларына барып бирәләр.

Халык үзгәртү

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[2]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
971 902 428 474

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү