Умарта (татар теле курслары)

татар теле курслары

«Умарта» телләр өйрәнү мектәбе (рус. Языковая школа «Умарта») — Мәскәү шәһәре төбәк татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы шәхси өстәмә белем бирү учреждениясе.[1]

Умарта
Нигезләнү датасы 2004
Җитәкче Лилиана Сафина
Урын Мәскәү

Тарихы үзгәртү

Кусларны 2004 елда, Мәскәү дәүләт педагогия институтында укыган вакытында филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина оештырган.[2]

Төркемнәр үзгәртү

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өч төркемгә бүлгәннәр:

  • «Нулевиклар»
  • «Укуның икенче елы»
  • «Сөйләшүче»

Иң кечкенә тыңлаучыларга килгәндә, алар өчен «Нәни Умарта» балалар төркеме ачылачак дип көтелә.[1]

Гомуми характеристика үзгәртү

«Умарта» тел мәктәбе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина сүзләренчә, тыңлаучыларның төп массасы татар телен белү дәрәҗәсе белән аерылып тора. Шул ук вакытта кайберәүләр сөйләмне генә аңлыйлар, әмма сөйләшә белмиләр дип белдерә, әмма аралашу вакытында алар җитәрлек дәрәҗәдә грамоталы җөмләләр төзи алганнар. Димәк, алар татар телен беләләр, әмма курсларда үтәргә тиешле тел киртәсе бар. Татарча яхшы сөйләшүчеләр дә бар, ләкин бер сүз дә укый алмыйлар – бу күнекмәләрне алар «сөйләшүче» төркемендә дәресләрдә алачак.[1]

Ә әзерлек дәрәҗәсе нуль булган тыңлаучыларга килгәндә, алар өчен кыска вакыт эчендә татар телен үзләштерергә мөмкинлек бирүче тулы бер методика эшләнгән.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү