Укытучылы татар халык уены.

Укытучылы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

I вариант үзгәртү

Бу уен мәктәп залларында да, ачык һавада да уйнала ала.

Балалар бер рәткә тезелеп басалар. Алардан ун адымнар алдарак бер чик сызыгы сызыла. Балаларның берсе укытучы булып шул чик сызыгы алдында басып тора.

Укытучы эченнән бер сүз уйлый. Мәсәлән, аның уйлаган исеме «китап» булды, ди. Укытучы балаларга: «Беренче хәрефе «к», соңгы хәрефе «п» булган исемнәр әйтегез!» — дип игълан итә. Укучылар чират буенча җавап бирәләр. Кемнең җавабы укытучы уйлаган сүзгә туры килә, ул кешегә укытучы чик сызыгына таба бер адым атларга әмер бирә. Ләкин атламнарның төрлесе төрле озынлыкта һәм исемдә була. Алар түбәндәгеләр:

Тырнак — баш бармак тырнагы озынлыгындагы адым; Лилипутский аяк тәпие озынлыгындагы адым; Пионерский — уртача адым; Солдатский — зур алдырып атлау; Гигантский — сикереп атлау; Зонтик — бөтерелеп, сикереп атлау; Бака — кушаяклап сикереп атлау; Үрдәк — аякны чалыштырып атлау.

Мәсәлән, укытучы уйлаган сүзен әйтә алган уенчыга: «Бер адым пионерский!» — дисә, уенчы чик сызыгына таба бер уртача адым ясый.

Шул рәвешчә кабатланып уенчылар чик сызыгына таба якынлашалар. Шунысы да бар: уенчылар укытучы күрмәгән арада да алга таба хәрәкәт итә алалар. Шуның өчен укытучыга бик күзәтүчән булырга кирәк. Әгәр ул шулай үз әмереннән башка алга таба килүчене күреп алса, ул аны теләгән кадәр артка күчереп куярга да хакы бар.

Шул рәвешчә кем иң беренче чик сызыгына килеп җитә, аны укытучы итеп куялар.

II вариант үзгәртү

Бу уен күбрәк мәктәп коридорларында, спорт залларында уйнала. Бер «укытучы» сайлана. Калганнары бер рәткә тезеләләр. Аларның алгы ягына 10 м алда бер сызык сызыла. Укытучы иң беренче торган балага берәр төрле әйбер исемен атап туп ыргыта. Әгәр ул исем ашамлык әйберсе булса, бала тупны тотып калырга тиеш. Әгәр тотып кала алса, ул бер адым алга таба күчә. Әгәр ашамлык әйбере исеме әйтелгәндә тотып кала алмаса яки ашамлык әйбере исеме әйтелмәгән очракта туп-ны тотса, ул урынында кала. «Укытучы» туп ыргытуны чират буенча алып бара. Шулай, кем иң беренче җиңү сызыгына килеп җитә, шул җиңүче була.

III вариант үзгәртү

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Бер бала «укытучы» була. Ул түгәрәк эчендә басып тора. Кулында туп. Укытучы берәр исем әйтә дә уйнаучыларның берсенә ыргыта. Тик шунысы бар: укучы ашамлык исеме әйтелсә генә тупны тотарга тиеш. Башка әйбер исемнәре әйтелгәндә тотса, уеннан чыгарыла. Уен шулай дәвам итә һәм иң актыкка калган укучы җиңүче булып санала.

Чыганаклар үзгәртү