Уйгур милли киемнәре

Викибирелмәләрдә элемент юк

Уйгур милли киемнәре

Кием тарихында милли костюм аерым урын алып тора. Уйгыр милли киеме күп гасырлар дәвамында, күп санлы факторлар йогынтысында барлыкка килә, өстәвенә, аны формалаштыру катлаулылыгы тышкы йогынтыларга да бәйле . Костюм этика белән тыгыз бәйләнгән, аның законнары кешеләр арасында аралашу нормасын ,кешенең җәмгыятькә , гаиләгә карата бурычларын билгели һ. б. Һәр халык үзенең үзенчәлекле тарихи юлын узганга күрә, төрле илләрнең кием-салымнары географик шартлар, милләт характеры, аның гореф-гадәтләре белән аерылып тора. Костюм үз эченә генә түгел, үз кием-салым, шулай ук прическа, аяк киеме , баш киеме , косметика һәм төрле өстәмәләр - сумка, пояс, зәркән бизәнү әйберләрен дә ала.