Төрекмәнстан гимны

Төрекмәнстан Республикасының дәүләт гимны (төрекм. Türkmenistan respublikasynyň döwlet gimni) — Төрекмәнстан дәүләт символларыннан берсе. 1996 елда кабул ителгән. Совет хакимлегеннән котылган илләрнең төп дәүләт җырлары арасында яңа һәм ахыргы редакциясе буенча барыннан да яшьрәк әдәби-музыкаль символ. Гимнның тагын бер атамасы — “Бәйсез һәм тарафсыз Төрекмәнстанның дәүләт гимны” (төрекм. Garaşsyz, Bitarap Türkmenistanyň Döwlet Gimni).

Төркмәнстанның дәүләт гимны

Чын исеме: Бәйсез һәм тарафсыз Төркмәнстанның дәүләт гимны, төрекм. Garaşsyz, Bitarap Türkmenistanyň Döwlet Gimni

Сүзләрнең авторы Сәфәрморат Ниязов
Композиторы Вәли Мухатов, 1996 ел
Дәүләт Төрекмәнстан байрагы Төрекмәнстан
Билгеләнү вакыты 1996 ел
Төрекмәнстан гимны

Гимнның тарихы үзгәртү

 
Төркмәнстанның дәүләт байрагы

Төрекмәнстан, 1991 елда совет империясе таркалгач, бәйсезлеккә ирешеп тә, озак вакыт яңа гимнын булдырмаган яисә элегрәк файдаланылганны кире кайтармаган дәүләт рәвешендә яшәде. 1996 елга кадәр Төрекмәнстан совет заманындагы союздаш җөмһүрият гимнын рәсми рәвештә кулланып килде. 1996 елның 27 сентябрендә генә Халык Мәсләхәте (Төрекмәнстан парламенты) илнең Бәйрәмгали каласында үткәрелгән утырышында яңа гимн кабул итте. Дәүләтнең һәм төркмән милләтенең яңа символы дөньяга шактый тиз таралуы, мөгаен, гимн кушымтасының беренче юлы аша булгандыр: “Türkmenbaşyň guran beýık bınasy...”. Гимн илнең шул вакыттагы президенты Сәфәрморат Ниязовка мәдхия укыган кушыта белән башланып та китә иде. Бу кушымтаның тәрҗемәсе:

“Төркмәнбашы корган бөек бина
Егәрем-җаным, изге Ватаным.
Күңелем нуры син, рухым җыры,
Дөнья белән яшә, Төрекмәнстаным”!
Мондый алым — гимнны кушымтадан башлау — хәзерге заманда башлыча Латин Америкасы илләренә генә хас. Ауразия гимннарында ул бик сирәк очрый.
Һәркайсы бер үк кушымталы өч куплеттан торган текстта “Төрекмәнбашы” сүзе 6 тапкыр кабатлана. Гимн тексты Сәфәрморат Ниязов тарафыннан шул ук елда языла башлаган “Рухнамә” китабына да кертелгән иде. Китапта рәсми авторның үз халкына әхлакый үгет-нәсихәте, фәлсәфи уйланулары, төрле риваятьләр, тарихи күзаллаулар киң урын алган. Уйдырмалар һәм башка халыкларның тарихи мирасын “хосусыйлаштырырга” тырышу аркасында, “Рухнамә” сәяси даирәләрдә шау-шу да куптарды. Шуңа да карамастан, китап 2006 елга кадәр кырыклап телгә тәрҗемә ителде. Чөнки Төркмәнстан җитәкчелеге башка илләр һәм төбәкләр ширкәтләре белән икътисадый киләшүләр төзегәндә... “Рухнамә”нең шул ширкәт урнашкан дәүләт теленә тәрҗемәсен шарт итеп куя иде. Әлбәттә, китаптагы гимн тексты һәм “Дәүләт анты” дип аталган кушымта белән бергә.

Ниһаять, 2006 елның май аенда бу сөреш Татарстанга да килеп җитте. Рәсми Казан каушап калды һәм... бу эшне Төркмәнстан белән бик тыгыз икътисадый мөнәсәбәтләре булган олы бер ширкәткә тапшырды. Ширкәтнең кыю һәм тимерне кызган чакта суга белә торган җитәкчелеге өч атна дигәндә 400 битлек “Рухнамә”нең каралама тәрҗемәсен әзерләп тә бирде. Китап Казанда ике нөсхәдә бастырылды: алтын йөгертелгән һәм гадәти тышлыклы итеп. Шул рәвешле, Төркмәнбашы исеме телгә алынган Төркмәнстан гимнының татар теленә тәрҗемәсе дә пәйда булды. Ширкәт исә Төркмәнстаннан 2007 елга үз экспортының өчтән бер өлешен тәшкил иткән заказ алды.[1] Бу хакта мәгълүмат чараларына бернинди рәсми хәбәр бирелмәде. Эшләгән кешеләр генә белә...

Ләкин Сәфәрморат Ниязовның 2006 елның 21 декабрендәге вафаты Төрекмәнбашы исемен гимнда мәңгеләштерүгә чик куйды. 2008 елда гимнга үзгәрешләр кертелде. “Ватандашларның күпсанлы сораулары буенча” һәм “гимнны гомумкулланыштагы халыкара стандартларга туры китерү өчен” дип аңлаттылар. “Төрекмәнбашы” сүзе урынына “халык” сүзе кереп утырды, җитешмәгән ике иҗекле тишек “бакый“ сүзе белән капланылды. Элеккеге гимн текстының өченче куплетын төшереп калдырырга туры килде. Аңарда гимннар эчтәлегенең сәяси нормаларына сыешмый торган бер юл бар иде: “Явыз караштан сукырайсын күзләр...” Бүген Ашгабатта архив киштәләрендә тузан җыеп ята торган татарча “Рухнамә”ләрдә ул сүзләрне эзләп табарга мөмкиндер әле.

Türkmen dilinde Татар телендә
Janym gurban saňa, erkana ýurdum,

Mert pederleň ruhy bardyr köňülde.
Bitarap, garaşsyz topragyň nurdur,
Baýdagyň belentdir dünýäň öňünde.
Gaýtalama:
Halkyň guran Baky beýik binasy,
Berkarar döwletim, jigerim-janym.
Başlaryň täji sen, diller senasy,
Dünýä dursun, sen dur, Türkmenistanym!

Gardaşdyr tireler, amandyr iller,
Owal-ahyr birdir biziň ganymyz.
Harasatlar almaz, syndyrmaz siller,
Nesiller döş gerip gorar şanymyz.
Gaýtalama:
Halkyň guran Baky beýik binasy,
Berkarar döwletim, jigerim-janym.
Başlaryň täji sen, diller senasy,
Dünýä dursun, sen dur, Türkmenistanym!

Җаным корбан сиңа, туган йортым,

Бабалар рухы яши күңелемдә.
Бәйсез, тарафсыз, туфрагың нурлы,
Горур байрагың — дөнья түрендә.
Кушымта:
Халык корган бөек бакый бина —
Егәрем-җаным, изге Ватаным.
Күңелем нуры син, рухым җыры,
Дөнья белән яшә, Төрекмәнстаным!

Бердәм минем халкым, иминдер илем,
Бабалар каны — безнең каныбыз.
Давыллар имәс, сындырмас җилләр,
Күмсен илемне шөһрәт-даныбыз.
Кушымта:
Халык корган бөек бакый бина —
Егәрем-җаным, изге Ватаным.
Күңелем нуры син, рухым җыры,
Дөнья белән яшә, Төрекмәнстаным!

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү