Төенчек татар халык уены.

Төенчек
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
ачык һава
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Ачык һавада уйнала торган уеннарның берсе. Егермеләп кеше, бер-берсеннән ике адым чамасы ара калдырып, түгәрәк булып тезләнеп утыралар. Бер баланы көтүче итеп куялар. Ул кулындагы төенчеген түгәрәктәге иптәшенең берсенә бирә дә 2—3 адым артка китә. Шул вакыт түгәрәктәгеләр төенчекне кулдан-кулга җибәрәләр. Ә көтүче әйләнә буенча йөгереп төенчекне кулга төшерергә тырыша. Ул төенчекне кем кулыннан тартып алса, шул кеше көтүче булып, уен яңадан башлана.

Уенның шундый кагыйдәләре бар: төенчекне бары тик уңда я сулда утыручыга гына бирергә ярый, кеше аша ыргыту тыела; көтүче төенчекне кешенең кулыннан тартып алырга тиешле, җиргә төшкәндә яисә һавада очып барганда тотып алу ярамый; төенчекне йөртү юнәлеше үзгәреп торырга мөмкин.

Чыганаклар үзгәртү