Тәтеш урман хуҗалыгы

Тәтеш урман хуҗалыгы - Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан Тәтеш, Кама Тамагы, Буа һәм Апас муниципаль районнары территорияләрендәге урманнардан файдалану, аларны саклау һәм яклау, яңадан торгызу юнәлешендәге эшләр белән идарә итүче оешма. 1936 елда оештырылган. Тәтеш урман хуҗалыгы составына 4 урманчылык керә:
Килдеш урманчылыгы - 9892 га;
Келәр урманчылыгы - 10928 га;
Тархан урманчылыгы - 6806 га;
Тәтеш урманчылыгы-9856 га.

Тасвирламасы үзгәртү

Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 37482 га тәшкил итә, шул исәптән урман белән капланган җирләр-35051 га. Сакланыла торган урманнар 27774 га, файдаланыла торганнар - 9836 га. Урман белән капланган мәйданның агач токымнары буенча бүленеше: ылыслы агачлар-1233 га (шул исәптән: нарат - 995 га, чыршы-201 га); каты яфраклы агачлар - 17203 га (шул исәптән: имән-17066 га); йомшак яфраклы агачлар -16615 га (шул исәптән: каен-987 га; усак-1866 га; юкә-13171 га). Урманнарда үсә торган төп агачлар: юкә - 46 %, имән - 40 %, усак - 6 %. нарат - 3%; каен, чыршы, өрәңге, корычагач, соры һәм кара зирек, тирәк, карагай агачлары зур булмаган кишәрлекләрне билиләр. 6 урман питомнигында (гомуми мәйданы 19,6 га) 10 нан артык төрдәге миллионга якын яшь агач һәм чәчкеннәр үстерелә.
Тәтеш урман хуҗалыгы территориясендә Тархан имәнлекләре, "Ташлы" чокыр-үзән системасы, Антоновка чокырлары табигать һәйкәлләре,Озын Алан (тыюлык), Лобач (тау), Лабышкин таулары табигать тыюлыклары аерымлана. Тәтеш урман хуҗалыгында агачның гомуми запасы 5329,2 м3 . Тәтеш урман хуҗалыгыннан Татарстан Республикасының атказанган урманчылары исеменә лаек булучылар: Вакатов А.М., Халитов И.И., Ситров КК.

Чыганаклар үзгәртү

Татарская энциклопедия. - Казань, 2010. - 631 б.
https://minleshoz.tatarstan.ru/spmin.htm?department_id=8531 2021 елның 7 август көнендә архивланган.