Тәлгыйль Әминев (4 октябрь 1930 ел10 сентябрь 2016 ел) — педагог, туган якны өйрәнүче, музей белгече, энциклопедист. РСФСР (1987) һәм Башкорт АССРның (1967) атказанган укытучысы.

Тәлгыйль Әминев
Туган 4 октябрь 1930(1930-10-04) (93 яшь)
Тарказы, Ярмәкәй райуны
Үлгән Бәләбәй, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты

Биографиясе үзгәртү

Тәлгыйль Исмәгыйль улы Әминев 1930 елның 4 октябрендә Башкорт АССРның Ярмәкәй районы Тарказы авылында туган.

1948 елда Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлый. Башта Тарказы тулы булмаган урта мәктәбендә укытучы, директор урынбасары булып эшли.

1953-1954 елларда Иске Шаһ җидееллык мәктәбендә директор урынбасары, ә 1954-1957 елларда Яңа Шаһ җидееллык мәктәбендә директор вазифаларын башкара.

1956 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый.

1957-1961 елларда Иске Турай урта мәктәбенең директоры була.

1961 елның маеннан Ярмәкәй, ә 1962 елның декабреннән — Бәләбәй район халык мәгарифе бүлекләре белән җитәкчелек итә.

1965 елның сентябреннән 2006 елның ноябренә кадәр Бәләбәй педагогия училищесында эшли:

  • директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары,
  • директор (1970-1975),
  • иҗтимагый фәннәр укытучысы.

Тәлгыйль Әминев Бәләбәй туган як тарихын өйрәнү музеен оештыручыларының берсе, ә 1966-1986 елларда — шушы музей советының рәисе була. 1982-2006 елларда Башкорт дәүләт университетында «Педагогия кадрлары әзерләү урыны» музеен оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә.

Башкорт АССР укытучыларының III съезды (1959), VII Бөтенсоюз мәгариф, югары мәктәп һәм гыйльми учреждениеләр эшлелеләре профсоюзы съезды (1972) делегаты була. Иске Турай авыл советы депутаты, Ярмәкәй район советы депутаты һәм әгъзасы (1961-1963), Бәләбәй шәһәр советының халык депутаты (1971-1975) итеп сайлана. Аның исеме «Русиянең иң яхшы кешеләре» («Лучшие люди России», 2006) энциклопедиясенә кертелгән.

Тәлгыйль Әминев фәнни-педагогик, туган як тарихын өйрәнү китапларының авторы (2 монография) һәм автордашы (13 китап). Үзәк, республика һәм төбәк басмаларында, шул исәптән «Башкорт энциклопедиясе» күп томлыгына һәм «Ярмәкәй районы энциклопедиясе. Башкортстан» («Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан», 2010) китабына 200 дән артык мәкалә яза.

Бүләкләре үзгәртү

  • «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен» медале
  • Хезмәт ветераны» миналы (1975)
  • «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» билгесе
  • «Бөек Октябрь инкилабына 90 ел» истәлек медале (2007)
  • Башкортстан Ярмәкәй районының мактаулы гражданы

Әдәбият үзгәртү

  • Шарафлисламов М. Д. Аминев Тальгиль Исмагилович // Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан / В. Я. Бабенко (гл. ред.), Т. И. Аминев (отв. ред.) и др. — Уфа: Уфимский полиграфкомбинат, 2010. — 200 б. — ISBN 878-5-

Сылтамалар үзгәртү