Тәлгат Сираҗетдинов

Тәлгат Сираҗетдинов, Сираҗетдинов Тәлгат Касим улы (13 ноябрь 1927 ел3 гыйнвар 2016 ел) — математик, механика гыйлеме белгече, ТР ФА академигы, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының "Идарә, маркетинг һәм эшкуарлык" кафедрасы мөдире (элеккеге КАИ); ТАССР (1970), РСФСР (1982) атказанган фән һәм техника эшлеклесе.[1]

Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 13 ноябрь 1927(1927-11-13)
Туу урыны Саба районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 3 гыйнвар 2016(2016-01-03) (88 яшь)
Һөнәр төре математик
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты

Биографиясе үзгәртү

 

Тәлгать Касыймович 1927 елның 13 ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Сауш авылында туа. 1950 елда Казан авиация институтын тәмамлый, 1952 елдан туган вузында эшли, башта ассистент, аннары доцент булып эшли. 1953 елда кандидатлык диссертациясен яклаган, ә 1967 елда - докторлык диссертациясен.[2]

1967 елда 1998 елга кадәр КАИ очыш динамикасы һәм идарәсе кафедрасын төзи һәм җитәкли. 1978-1984 елларда КАИ ның фәнни эшләр буенча проректоры була. 1991 елда КАИ идарә һәм эшкуарлык факультетының беренче деканы була.

1992 елдан - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, 1999 елдан - КАИ-КДТУның мактаулы профессоры. РФ һәм ТР атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Космосны үзләштерүгә өлеш керткән өчен Мактау ордены, Ю.А.Гагарин исемендәге медаль, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнгән.

2016 елның 3 гыйнварында 89 нчы яшендә Тәлгать Касыймов улы Сираҗетдинов вафат булды.

Фәнни эшләре үзгәртү

300дән артык фәнни мәкалә авторы, шул исәптән 14 монография. Аның булышлыгында газ динамикасының вариацион бурычларын хәл итүгә яңа алым тәкъдим ителде, бу яңа алым «Гудерлей - Армитейдж - Сираҗетдинов методы» дип аталды. Әлеге метод җисемнәрнең сыеклыгы, җылылык белән йотыла торган җылылык агымын минимальләштерү кебек оптималь формалар төзүдә кулланыла. Тискәре мәгънәгә ия булган тотрыклылыкны өйрәнгәндә, махсус чара «Сираҗетдинов чарасы» дип атала.

Моны да карагыз үзгәртү

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү