Тәкъдим (икътисад)

Тәкъдим (ингл. supply) — билгеле бер чорда (ай, ел) аерым бер товарны базарда тәкъдим итү зурлыгының шушы товар сатылырга мөмкин булган бәяләр дәрәҗәсенә бәйлелеге.Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 1. — С. 67—71. — ISBN 5-250-01486-0.

Тәкъдим
Сурәт
Моның каршысы Таләп (икътисад)
Тәкъдим кәкресе.

Тәкъдим зурлыгы, гадәттә, бәяләр зурлыгы юнәлешендә үзгәрә. Төрле зурлыктагы бәяләр куелганда мөмкин булган барлык тәкъдим зурлыгы билгеле бер товарларга карата базардагы тәкъдимне барлыкка китерә.

Тәкъдим зурлыгы бәя зурлыгы үзгәрүенә бәйле рәвештә үзгәрә икән, без тәкъдимнең бәя буенча сыгылмалылыгы турында әйтә алабыз  — бәя бер процентка үзгәргәндә, тәкъдим зурлыгының үзгәрү колачы (% ларда).

Мондый сыгылмалылык дәрәҗәсен бәя зурлыгы үзгәргәнче һәм үзгәргәннән соңгы тәкъдим зурлыклары аермасын бәя зурлыгы үзгәрешенә (% ларда) бүлеп билгелиләр.

Тәкъдим сыгылмалылыгы күләмнәре шулай ук товарлар буенча да аерыла, һәм шуңа күрә бәяләрнең бер чамадагы үзгәреше төрле товарларга карата тәкъдимнең бертөрле генә булмаган үсешен китереп чыгарырга мөмкин.[1]

Тәкъдим законы

үзгәртү

Тәкъдим итү законы — сатучылар билгеле бер вакыт эчендә товарга урнашкан базар бәясеннән сатуга тәкъдим итәргә әзер булган (теләгән һәм тәкъдим итә алган) билгеле бер товарның натураль үлчәмдәге күләме (саны).


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Блэк, Джон. Экономика: Толковый словарь: Англо-русский. — М.: Инфра-М, 2000. — 829 с. — (Весь Мир). — ISBN 5-16-000-104-2.