Тәкъдим законы — сатучылар билгеле бер вакыт эчендә товарга урнашкан базар бәясеннән сатуга тәкъдим итәргә әзер булган (теләгән һәм тәкъдим итә алган) билгеле бер товарның натураль үлчәмдәге күләме (саны).[1]

Тәкъдим законы
Тәкъдим законы

Гадәттә, кулланучылар тарафыннан соралучы икътисади байлыкның сату бәясе никадәр зуррак булган саен, әлеге товарны җитештерүчеләр һәм сатучылар базарга аны тагы да күбрәк күләмдә тәкъдим итәргә әзерләр. Бу әллә ни гаҗәп нәрсә түгел: сатучы үзе саткан товарлардан никадәр күбрәк керем алган саен, үз теләкләрен канәгатьләндерү өчен шулкадәр күбрәк акчасын тота һәм тормышын тагы да яхшырта ала.

Товарларның тәкъдим ителешенә бәя белән беррәттән түбәндәге факторлар да йогынты ясый:

  • башка товарларның бәяләре (димәк, аларны җитештерүнең файдалы яки керемле булуы);
  • бу товарларны җитештерү өчен кулланылган җитештерү факторлары бәяләре;
  • технология, ягъни товарны әзерләү яки хезмәт күрсәтүне оештыру ысулы.

Базарда сатып алучыларның һәм товар җитештерүчеләрнең капма-каршы булуын төшенү әллә ни кыенлык тудырмый: бәяләр күтәрелгәндә, җитештерүчеләр дә, сатучылар да базарга тагы да күбрәк товарлар чыгаруга (тәкъдим итүгә) әзер тора, ә сатып алучылар исә бәяләр күтәрелүгә сорау зурлыгы кимү белән җавап бирә.

Сорау һәм тәкъдим зурлыкларының мондый капма-каршы реакциясен сатып алучыларны һәм сатучыларны базарга алып килгән капма-каршы мәнфәгатьләре китереп чыгара.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 1. — С. 67—71. — ISBN 5-250-01486-0.