Ибн Халдун

(Тәймия Ибн битеннән юнәлтелде)

Ибн Халдун (гар. ابن خلدون), тулы исеме Әбү Зәйд Габдеррахман ибн Мөхәммәт ибн Халдун әл-Хадрами; (1332 елның 27 мае, Тунис1406 елның 17 марты, Каһирә; Һиҗри буенча 732–808 еллар) – гарәп мөселман фәлсәфәчесе, тарихчы.

Ибн Халдун
Туган телдә исем Әбү Зәйд Габдеррахман ибн Мөхәммәт ибн Халдун әл-Хадрами
Туган 27 май 1332(1332-05-27)
Тунис
Үлгән 17 март 1406(1406-03-17) (73 яшь)
Каһирә
Милләт гарәп
Әлма-матер Әз-Зитунә университеты[d]
Һөнәре фәлсәфәче, тарихчы

 Ибн Халдун Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Тунис шәһәрендә туа. Ата-анасы чыгышлары буенча Андалусиядән. Ибн Халдун Туниста иң яхшы укытучылардан белем алу мөмкинчелегенә ия була. Коръән-хафиз дәрәҗәсенә ирешә, хәдисләр өйрәнә, хокук белемен, гарәп теле грамматикасын, пиитикасын үзләштерә. Ул шулай ук математика, мантыйк (логика), табибчылык (медицина) белән дә таныша. 17 яшендә ата-анасын югалта. 20 яшендә ул Тунис идарәчесенә хезмәткә урнаша. Аның вазыйфасы каллиграфик язу белән рәсми әмерләрне теркәүдән гыйбарәт була. Үз тормышы дәверендә ул төрле идарәчеләргә хезмәт итәргә мәҗбүр була. 1384 елда ул Мисыр солтаны чакыруы буенча Мисырның баш казые һәм профессор буларак эшли башлый. 1406 елда Каһирәдә вафат була.

Эшләре

үзгәртү

Тарихчы буларак танылган. Төп әсәре – "Мөкаддимә" ("Кереш сүз"). Олуг галим Бартольд үзенең хезмәтләрендә Ибн-Хәлдүн хакында болай дип яза: «Ибн-Хәлдүн бары тик Ислам тарихында гына түгел, хәтта бөтен дөнья тарихында тарих фәлсәфәсенең иң бөек заты, социология кебек фәнгә нигез ташы салучы», дип бәһали.[1]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү