Түркән Акйол (төр. Türkân Akyol; 1928 елның 12 октябре2017 елның 7 сентябре) — төрек сәясәтчесе, табиб һәм галим. Ул Төркиянең беренче хатын-кыз-хөкүмәт министры[1] һәм Төркиядә беренче хатын-кыз-университет ректоры була[2].

Түркән Акйол
Туган телдә исем төр. Türkan Akyol
Туган 12 сентябрь 1928(1928-09-12)
Истанбул, Төркия
Үлгән 7 сентябрь 2017(2017-09-07) (88 яшь)
Әнкара, Төркия
Үлем сәбәбе үпкә авыруы[d]
Күмү урыны кладбище Каршияка[d]
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Медицинский лицей при Анкарском университете[d], Женский лицей Эренкёй[d] һәм Әнкара университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, табиб
Эш бирүче Әнкара университеты[d]
Сәяси фирка Социал-демократическая партия[d]

 Түркән Акйол Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Тюркан Акйол 1928 елның 12 октябрендә Истанбулда туа. Ул Төркиянең төрле шәһәрләрендә башлангыч белем ала, чөнки әтисе штаб офицеры була. 1947 елда Истанбулда Эренкәй кызлар өчен мәктәпне тәмамлый[2].

Хәтер үзгәртү

Акйол Әнкара университетында(рус.) медицина белеме ала, 1953 елда аны тәмамлый. Ул табиб-пульмонолог була[3] һәм үзенең академик карьерасын шул университетта дәвам итә. 1965 елда доцент, 1970 елда профессор була. 1959 һәм 1965 еллар арасында Акйол Кушма Штатларда, Франция һәм Нидерландта фәнни тикшеренүләр үткәргән.

1971 елның 25 мартында ул Нихат Эрим кабинетында сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү министры итеп билгеләнә, шул рәвешле ул Төркия хөкүмәтендә беренче хатын-кыз була. Шул ук елның 13 декабрендә ул үз постыннан отставкага китә һәм университетка кайта[2].

1980 елда Акйол Әнкара университеты ректоры итеп сайлана, шул рәвешле Төркиядә беренче хатын-кыз-ректор була. Ул бу вазыйфада 1982 елга кадәр эшли, шуннан соң Югары белем бирү советы белән каршылыклар аркасында эштән азат ителә[2]. Айкол университетта 1983 елга кадәр укыта, ул чакта Эрдал Инёню аңа Социаль-демократик партияне (SODEP, соңрак Социаль-демократик халык партиясе) гамәлгә куючы булырга тәкъдим итә. Акйол партия рәисе урынбасары була[2].

Тюркан Акйол парламентка Измир провинциясеннән депутат буларак 1987 елгы гомум сайлаулардан соң керә. 1991 елда парламентта эш вакыты тәмамланганнан соң ул укытучы эшчәнлегенә әйләнеп кайта[2]. 1992 елда ул Сөләйман Демирельнең коалицион хөкүмәтендә хатын-кызлар һәм гаилә эшләре буенча министр итеп билгеләнә[2]. 1993 елда ул янәдән Тансу Чиллер — беренче Төркия хатын-кызы премьер-министрының кабинетында министр итеп билгеләнә.

Хәтер үзгәртү

  • Бурса шәһәрендә аның исеме белән хастаханә аталган[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Türk kadınının ilkleri (Turkish), Hürriyet (1998-10-10). 8 февраль 2013 тикшерелде. 2013 елның 18 апрель көнендә архивланган.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Ankara Üniversitesi Rektörleri-Prof. Dr. Türkan Akyol. Ankara University. әлеге чыганактан 2012-05-13 архивланды. 2013-02-08 тикшерелгән.
  3. Ankara Tıp'ın Göğüs Hastalıkları Ana Bilim Dalı Yenilendi (Turkish), Haberler (2011-07-08). 2013-*2-08 тикшерелде.
  4. Tasarim Halindedir | Under Construction |. әлеге чыганактан 2018-04-21 архивланды. 2017-04-13 тикшерелгән.