Түбәтәй алыш татар халык уены.

Түбәтәй алыш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
болыннар
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Яз көне чәчү беткәч, болыннарда уйнала торган уен. Балалар мәйдан уртасына 2—3 м диаметрлы түгәрәк сызалар һәм мәйдан уртасына кечкенә чокыр ясап, аңа буксә (чүпрәк туп) салалар. Шобага әйтешләре ярдәмендә балалар ике төркемгә бүленәләр. Аннан кайсы команданың эчтә, кайсының тышта буласын шобага белән билгелиләр. Эчтә каласы команданың атаманы буксә янына, калганнары түгәрәкләнеп чокыр тирәсенә басалар. Тышта калган команданыкылар ничек кенә булса да түгәрәккә кереп буксәне алып чыгарга тырышалар. Әгәр дә тыштагылар эчтәгеләрдән берәүнең түбәтәен тартып алып көрчеккә (мәйданнан читтә билгеләнгән урын: агач, стена һ. б.) алып барып сукса, тыштагылар үз урынында кала. Әгәр дә буксәне яки түбәтәйне алганда эчтәге команданыкылар тыштагыларның берсенә аяк белән кагыла алса, тыштагылар эчкә кереп, буксә саклаучы була. Буксә алынса, уен бетә.

Чыганаклар үзгәртү