Тыва Республикасы Югары Хуралы

Тыва Республикасы закон чыгару (вәкиллекле) органы.

Тыва Республикасы Югары Хуралы (тыв. Тыва Республиканың Дээди Хуралы (парламентизи), рус. Верховный Хурал Республики Тыва) ― Россия Федерациясе субъекты Тыва Республикасы парламенты, Тыва Республикасы дәүләт хакимиятенең бер палаталы закон чыгару (вәкиллекле) органы.

Тыва Республикасы Югары Хуралы
тыв. Тыва Республиканың Дээди Хуралы (парламентизи)
Логотип
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Тыва
Урыннар саны 32
Рәсми веб-сайт khural.org
Схематик иллюстрациясе

Тыва Республикасы Конституциясе[d] нигезендә эшли.

Тарих үзгәртү

Рәисләр исемлеге
Югары Совет
  • 1990―1991 ― Чимит-Доржу Байыр оглу Ондар
  • 1991―1994 ― Каадыр-оол Алексей оглу Бичелдей[1]
Бөек Хурал
Югары Хурал
  • 2010 ― х. в. ― Каң-оол Тимур оглу Даваа

Сайлаулар үзгәртү

2014 үзгәртү

Фирка[4] % Урын
Бердәм Россия 84.03 31
Гадел Россия 4.92 1
ЛДПР 1.49 0
Теркәлгән сайлаучылар/килү 80.53

2019 үзгәртү

Фирка[5][6] % Урын
Бердәм Россия 80.13 30
ЛДПР 7.75 2
Гадел Россия 4.56 0
Теркәлгән сайлаучылар/килү 75.03

Структура үзгәртү

Җитәкчелек үзгәртү

  • Югары Хурал рәисе ― Каң-оол Тимур оглу Даваа[d];
  • Югары Хурал рәисе урынбасары ― Ирина Петровна Самойленко;
  • Комитет җитәкчеләре:
    • Социаль сәясәт комитеты (комитет рәисе ― Ирина Петровна Самойленко)
    • Иминлек, хокук тәртибе һәм чик буе мәсьәләләре комитеты (комитет рәисе ― Виталий Монгушевич Бартына-Сады)
    • Конституция-хокукый сәясәт һәм дәүләт төзелеше комитеты (комитет рәисе ― Глухов Виктор Григорьевич)
    • Федераль хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары һәм мәгълүмат сәясәте белән үзара хезмәттәшлек комитеты (комитет рәисе ― Юрий Валерий оглу Кара-оол)
    • Энергетика, төзелеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык комитеты (комитет рәисе ― Алдын-Кыс Темир-оловна Конгар)
    • Финанс, икътисади, инвестиция сәясәте һәм эшкуарлык комитеты (комитет рәисе ― Александра Хасаевна Донгак)
    • Аграр сәясәт, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре һәм экология комитеты (комитет рәисе ― Радислав Николаевич Наважап)

Комитетлар үзгәртү

Депутатлар арасыннан төзелә. Югары Хуралда сигез комитет оештырылган:

  • Энергетика һәм төзелешне үстерү комитеты;
  • Аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану комитеты;
  • Бюджет һәм икътисади үсеш комитеты;
  • Вәкилләр хураллары белән үзара хезмәттәшлек һәм җирле үзидарәне үстерү комитеты;
  • Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш комитеты;
  • Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты;
  • Конституцион-хокукый сәясәт комитеты;
  • Җәмәгать иминлеге һәм чик буе мәсьәләләре комитеты.

Иҗтимагый әһәмиятле кануннар үзгәртү

2010 елның 10 октябреннән кабул ителгән Тыва Республикасы законнары:

  • «Тыва Республикасы Дәүләт бүләкләре турында» Тыва Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»
  • «Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында» Тыва Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»
  • «Туберкулезга каршы ярдәм һәм халыкны туберкулездан саклау турында» Тыва Республикасы Законының 10 мөддәтенә үзгәрешләр кертү хакында»
  • «Психик тайпылышлардан интегүче затларга психиатрия ярдәме күрсәтү һәм социаль ярдәм күрсәтү турында» Тыва Республикасы Законының 10 мөддәтенә үзгәрешләр кертү хакында»
  • «Тыва Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сатуны дәүләт җайга салуы һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында»
  • «Тыва Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар йөртүгә таләпләр турында»
  • «Тыва Республикасы территориясендә төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлык саклау турында»
  • «Тыва Республикасы муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салу турында»
  • «Тыва Республикасы Хисап палатасы турында»
  • «Тыва Республикасында аерым категориядәге гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»
  • «Тыва Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатларын, җирле үзидарәнең сайланган вазифалы кешесен сайлау турында»
  • «Тыва Республикасында муниципаль берәмлекләрнең статусы турында»
  • «Тыва Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында»
  • «Тыва Республикасы Иҗтимагый палатасы турында»

Фракцияләр үзгәртү

Фракция Җитәкче Депутатлар саны Процент
Бердәм Россия Виктор Григорьевич Глухов 30 94 %
ЛДПР Эрес Кунзен оглу Кара-Сал[7] 2 6 %

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү