Туплы ике урам татар халык уены.

Туплы ике урам
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уен тышта уйнала. Атаманнар билгеләнеп, шобага әйтешләре ярдәмендә балалар ике командага бүленәләр. Бер команда тезелеп уртага, ә икенче команда икегә бүленеп, 4—5 метр ара калдырып, беренче команданың ике ягына басалар.

Икенче командадагылар әле бер яктан, әле икенче яктан беренче командадагыларга туп ыргыталар. Ә алар бу тупны үзләренә тидермәскә, яисә тотып калырга тырышалар. Әгәр туп кемгә дә булса тисә, ул уеннан чыгарыла. Әгәр тотып калсалар, командага бер очко хисаплана. Бу очко хисабына алар бер чыгарылган кешене уенга кертә алалар. Гомумән, күпме очколары бар, шулкадәр санда чыгарылган кешене уенга кертә алалар. Тик очко бишкә кадәр генә була ала, алты булса, ул «яна». Уртадагы командада бер генә кеше калса, аңа «сынау» уздырыла. Аңа әле бер яктан, әле икенче яктан биш мәртәбә туп ыргыталар. Әгәр биш мәртәбәсендә дә тидерә алмасалар, команда тагын тулы составта баса. Әгәр тисә, уен яңадан башлана.

Чыганаклар үзгәртү