Тукай (Александровка районы)

ТукайЫрынбур өлкәсенең Александровка районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 236 йортта 736 кеше яши, татарлар. Урта мәктәп эшли. 3 зур фермер хуҗалыгы («Алтын башак», «Болгар» һәм «Виктория»).

Тукай (Ырынбур өлкәсе)
География
Ил Россия
Координатлар 52°42'тн, 54°11'кнч
Почта индексы 461846 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи белешмә үзгәртү

XIX гасырның беренче яртысында Стәрлетамак өязенең Тукай авылы кешеләре нигез сала. Җирләре азлыкка күрә алар патшадан Йомран-Табын вулысы җирләрен бирүне сорый. 1842 елда аларга Каепкол һәм Әбҗәлил башкортларыннан алынып җир бүлеп бирелә (10 740 дистә). Рөхсәт кәгазен есауллар Биктәш Үзәков, Мәүлетов, Дибаев, Әлбиков юлла ала. 1866 елда инде 171 йортта 1017 кеше яши. 1850 елда биредә Яңа Башкорт вулысы үзәге оештырыла. 14 авыл буйсына. 1917 елдан соң вулыс Ток-Чуран кантоны итеп үзгәртелә.

Мәгариф үзгәртү

Авыл мәктәбендә инкыйлабка кадәр җәдитчә укыталар. Бирегә балаларны тирә-күрше авылларндан һәм даладан алып киләләр. 1918-1926 елларда башлангыч мәктәбе мөдире булып Лотфи Гадилов эшли. Соңыннан — «Кызыл Таң» мөхәррире, Башкортстан радиокомитеты башлыгы. 1940 елны урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1964 елны укыту һәрҗирдәгечә олы агай теленә. 2011 елда 120 бала укыган. Мәктәпнең горурлыгы — мәктәп музее.[1]

Танылган шәхесләр үзгәртү

Демография үзгәртү

Халык саны динамикасы:

Халык саны
2010[2]
581

Милләтләр (2010): татарлар — 95,8%, руслар — 2,2%.[3][4]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү