Торынтаиш (рус. Трунтаишево) — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. авыл советы үзәге. 2010 елның 14 октябренә 1034 кеше яши.[2]

Торынтаеш
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Трунтаишевский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Трунтаишевский сельсовет[d]
Почта индексы 452113
Карта

Тарихи мәгълүматлар үзгәртү

1760 елда Казан юлы, Биләр вулысыннан ясаклы татарлар башкорт җирләрен арендага алалар, ягъни типтәрлеккә язылалар.

Демография үзгәртү

1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Торынтаиш вулысы, Торынтаиш авылында 738 хуҗалыкта 4331 кеше яши күрсәтелә. Милләт буенча барысы диярлек башкортлар.[3]
Өч ел узуга, 1920 елда этник хәл бераз үзгәрә. Беренчедән халык саны кими, бу юлы 729 йортта 3980 кеше яши, аларның 3295 – “мөселман”, 685 татар яши.[4]
1959 елда 2013 кеше яши (татарлар)
1989 елда – 1367 (татарлар)

2002[5] 2009[5] 2010[2]
1305 1234 1034

2002 елгы сан алу буенча халыкның 91 проценты татарлар, ләкин мәгълүмат тулы түгел.

Мәгариф үзгәртү

Урта мәктәп бар. 2010-11 уку елында мәктәптә 138 бала укыган.

Җитештерү тармагы үзгәртү

ҖЧҖ “Торынтаиш”

Географик урынлашу үзгәртү

Авылның төп бәласе – юлсызлык.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү