Тонзиллит

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

Тонзиллит (лат. tonsillae «бадәмсыман бизләр» ?, «миндальсыман бизләр») — медицинада бадәмсыман бизләрнең ? ялкынсынуы авыруы.

Төрләре үзгәртү

Каты (ангина) һәм дәвамлы (хроник) тонзиллитны аералар.

Авыру сәбәпләре үзгәртү

Хроник тонзиллитка ангина белән авыру, шулай ук, борын аша кыенлык белән сулыш алу, борынга якын урнашкан куышлыкларның ялкынсынуы, черегән тешләр сәбәп була.

Симптомнары үзгәртү

Авыру тамагына берәр нәрсә кадалган кебек хис итә, тамак төбе авырта, әчешә, кайвакыт авырту колакка үтә. Хроник тонзиллитта тән кызышу (37,3—37,5°С га кадәр) озаклап (атналап, хәтта айлап) дәвам итә, шуның белән бергә авыру хәлсезләнә, анда баш авырту күзәтелә, эш кабилияте түбәнәергә мөмкин.

Чирне дәвалау үзгәртү

Терапия ысулы үзгәртү

Тонзиллитны фәкать табиб-белгеч дәвалый: дезинфекцияләүче эремәләр белән тамакны чайкаталар, бадәмсыман бизләр ? каналлары юыла, аннан соң йод-гөлсирин катнашмасы сөртелә вә физиотерапевтик мөгаләҗәләр (процедуралар) уздырыла.

Гамәлият юлы үзгәртү

Авырудан йөрәк һәм бөер эшчәнлегенең бозылуы яки буыннарда авырту пәйда булу кебек өзлегүләр калуы мөмкин. Шул өзлегүләрне кисәтү өчен гамәлият (операция) юлы белән бадәмсыман бизләр ? алып ташлана.