Толынбәк

(Толымбикә битеннән юнәлтелде)

Толынбәк[1]-ханум (تولوب بك خانم) (Толымбикә,[2] Тулунбикә, Толунбек, Толынбикә төрки телдән – Тулы бикә тәрҗемә ителә[3]) – 1371-1373 елларда Алтын Урданы ханбикәсе. Мамайның хатыны, аның идарә вакытында ханбикәсе дип игъланган иткән.[4][5][6][7][8] Алтын Урда тарихында бердәнбер дәүләт башында de jure торган хатын-кыз. Алтын Урдада акча сугучы бердәнбер хатын-кыз.[9][10]

Толынбәк
Алтын Урда ханбикәсе
Туган билгесез
Үлгән билгесез
билгесез
Җефет Мамай
Әти Бәрдибәк

Ханбикә идарәсе Алтын Урдада озакка сузылган ватандашлар сугышы (Бөек чуалыш) чорына туры килә. Бу чор турында мәгълүматлар бигрәк тә аз була. Бакыр тәңкәләрнең 1370-1372 елларда Җәдит Сарайда ханбикә Толынбәк исеменнән сугылган ике[11] тиражы билгеле, шуларның берсе Мохши[12] каласында сугылуы билгеле. 1373 елда сугылган тәңкәләр турында да хәбәр бар.[13]

Язма чыганаклар бу ханбикә турында хәбәр итми. Ибн Халдун бу вакыт өчен Мамай хатыны булган Бәрдибәкнең бер кызын телгә ала. Тикшеренүчеләрнең күбесе аны Толынбәк белән ассоциацияли.[14][15][16][17]

Рус елъязмаларының берсендә Туктамышның 1386 елда «Товлумбека» ханбикәсен үтерүе турында телгә алына. А. П. Григорьев уйлавынча, тәңкәләрдә сугылган исем Толынбәк-ханум (تولوب بك خانم) һәм бу «Товлумбека» - бер зат,[18] Бу аның үлем елын 1386 елга туры килүен белдерә. Ләкин күп кенә авторлар мондый тәңгәллек белән килешми.[19][20] Миргалеев И. М. Тулунбикә белән рус елъязмаларыннан «Царь Теляк»ны бәйли.[21] Ләкин моның белән шулай ук күпләр риза түгел.[22]

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/srednie-veka/gosudarstva/altyn-urda
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-03-24, retrieved 2020-03-24 
  3. Григорьев А.П. Золотоордынские ханы 60-70-х годов XIV в.: Хронология правлений// Историография и источниковедение истории стран Азии и Африки. Ленинград, 1983. – Вып.7. – С. 9–54 c.43
  4. Сидоренко В.А. Хронология правлений золотоордынских ханов 1357-1380 гг // Материалы по археологии, истории и этнографии Таврии. Вып. VII / Ред.сост. А.И. Айбабин. - Симферополь, 2000. - С.267-288.
  5. Краткая история Золотой Орды и татарских ханств. К 750-летию Золотой Орды. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ 2019 б. 14
  6. Миргалеев И.М. Распад Улуса Джучи// Золотая Орда в мировой истории. Коллективная монография. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2016. c.697 ISBN 978-5-94981-229-7
  7. Почекаев Р. Ю. Мамай. История «антигероя» в истории.
  8. Варваровский Ю.Е. Улус Джучи в 60–70-е годы XIV века. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2008. с 6. ISBN 978-5-94981-101-6
  9. Казакова Е. П. Женщина на ханском троне. Астраханский Музей заповедник 2020 елның 24 март көнендә архивланган.
  10. Сидоренко В.А. Хронология правлений золотоордынских ханов 1357-1380 гг // Материалы по археологии, истории и этнографии Таврии. Вып. VII / Ред.сост. А.И. Айбабин. - Симферополь, 2000. - С.267-288.
  11. Григорьев А.П. Золотоордынские ханы 60-70-х годов XIV в.: Хронология правлений// Историография и источниковедение истории стран Азии и Африки. Ленинград, 1983. – Вып.7. – С. 9–54 c.36.
  12. Сидоренко В.А. Хронология правлений золотоордынских ханов 1357-1380 гг // Материалы по археологии, истории и этнографии Таврии. Вып. VII / Ред.сост. А.И. Айбабин. - Симферополь, 2000. - С.267-288.
  13. Казакова Е. П. Женщина на ханском троне. Астраханский Музей заповедник 2020 елның 24 март көнендә архивланган.
  14. Миргалеев И.М. Политическая история Золотой Орды периода правления Токтамыш-хана. Казань: Алма-Лит, 2003. с. 37.
  15. Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды
  16. Краткая история Золотой Орды и татарских ханств. К 750-летию Золотой Орды. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ 2019 С. 14
  17. Варваровский Ю.Е. Улус Джучи в 60–70-е годы XIV века. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2008. с 89. ISBN 978-5-94981-101-6
  18. Григорьев А.П. Золотоордынские ханы 60-70-х годов XIV в.: Хронология правлений// Историография и источниковедение истории стран Азии и Африки. Ленинград, 1983. – Вып.7. – С. 9–54 c.43
  19. Миргалеев И.М. Политическая история Золотой Орды периода правления Токтамыш-хана. Казань: Алма-Лит, 2003. с. 37.
  20. Варваровский Ю.Е. Улус Джучи в 60–70-е годы XIV века. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2008. с 89. ISBN 978-5-94981-101-6
  21. Миргалеев И.М. Политическая история Золотой Орды периода правления Токтамыш-хана. Казань: Алма-Лит, 2003. с. 37.
  22. Варваровский Ю.Е. Улус Джучи в 60–70-е годы XIV века. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2008. с 105-106. ISBN 978-5-94981-101-6