Токмач татар халык уены.

Токмач
Уенчылар саны
10-20
Уйнау урыны
ачык һава
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уен ачыкта уйнала һәм анда 10—20 бала катнаша ала. Иң беренче балалар уенны алып баручы кешене — «повар »ны сайлап куялар.

Кечкенә түгәрәк уртасына җиргә казык кагыла. 2—2,5 метр озынлыктагы юан бауның бер башына элмәк ясап, казыкка киертелә. Элмәкнең төене чишелеп китмәслек нык булырга, шул ук вакытта шомартылган казык өстендә иркен шуып йөрергә тиеш. Казыкның тирә-ягына уенга катнашучы балалар санынча яки бераз артыграк итеп, нарат яисә чыршы күркәләре куярга кирәк. Казык уенда «казан» дип, аның янына салынган күркәләр — «токмач» дип атала.

Бер кулына каеш, икенчесенә бауны тартып тотып, «повар» токмачын мактый-мактый һәрвакыт түгәрәк буенча йөгергәләп тора. Уйнаучыларның һәркайсы, уңайлы вакыт туры китереп, «казан» янына йөгерә һәм «токмач»тан авыз итәргә, ягъни күркәне алып китәргә тырыша. Шул ук вакытта усал «повар»ның каешына эләкмәскә дә кирәк. Тик шунысы бар: казан янына йөгереп килгәндә, уйнаучы берьюлы бер генә күркә алып китә ала. Әгәр дә берәр уйнаучы «повар»ның каешына эләгә икән, бөтен алган күркәләрен кире казанга салырга тиеш. Уенны алып баручы ничаклы кызу йөгерсә, аның каешыннан саклану шулкадәр кыенлаша. Чөнки ул бауны кулында тоткан хәлдә каешы белән ераграк арадан да суга ала.

«Токмач» ашалып беткәч, уен тәмамлана. Кулында күркәсе күбрәк кеше җиңүче булып санала. Уен кабатланганда, ул «повар» итеп билгеләнә.

Чыганаклар үзгәртү