Тимәш вулысы
Тимәш вулысы (тат. تىٰمەش ۋولىٰسىٰ, рус. Тимяшевская волость) — Самар губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Тимәш вулысы | |
---|---|
Үзәк | Тимәш |
Халык саны | 5488 кеше (1890) |
Сидилкин (Казан губернасының Чистай өязе), Югары Карамалы, Мордва Әфүнкәсе, Мордва Карамалысы, Чатырлы һәм Костюнькин вулыслары белән чиктәш булган (1890). 8 торак пунктта 5488 кеше яшәгән.[1] ТАССР барлыкка килгәннән соң Богырыслан өязенә күчерелә. 1923 елга кадәр бетерелә, территориясе Костюнькин вулысына кушыла.