Тимур Нәҗметдинов

Тимерша Гарәфетдин улы Нәҗметдинов (27 декабрь 1924(1924-12-27), Шүширмә, Зөя кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР26 октябрь 1977(1977-10-26) (52 яшь), Палванташ[d], Мәрхәмәт районы[d], Әндиҗан вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1945, 1945).

Тимур Нәҗметдинов
Туган 27 декабрь 1924(1924-12-27)
Шүширмә, Зөя кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 26 октябрь 1977(1977-10-26) (52 яшь)
Палванташ[d], Мәрхәмәт районы[d], Әндиҗан вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

Тимерша Гарәфетдин улы Нәҗметдинов 1924 елның 27 декабрендә ТАССРның Зөя кантоны Кошман волостеның Шуширмә авылында туган. Аңа җиде яшь тулганда әти-әниләре, яхшы тормыш эзләп, Фирганә өлкәсенә күчеп китәләр. Шулай итеп Үзбәкстан яшүсмер егет өчен икенче Ватан була. Әмма ул Татарстанны да беркайчан онытмый, туган авылын, дусларын гел исенә төшерә.

Сугышчан юлы үзгәртү

Тимур Гарәфетдин улы Кызыл Армиягә 1942 елның көзендә китә. Октябрь ахырына кадәр өйрәнү подразделениесендә була. Нәҗметдинов Сталинград сугышына анда контрһөҗүмгә әзерлек тәмамланып килгәндә эләгә. Полк бу сугышларда дошман оборонасын өзүдә һәм аның төркемен Идел белән Дон арасында чолганышка алуда катнаша. Аннары Воронеж фронты, 6 нчы гвардия армиясе. Нәҗметдинов Курск сугышындагы оборона һәм һөҗүм операцияләрендә дә катнаша. Украинаның Уңъяк яр буе районына һәм Днепрга чыгу өчен шартлар булдыруда да катнаша. 2 нче Балтыйк буе фронты составында, Невельдән төньяк-көнбатыштарак оборона тота. 6 нчы гвардия армиясе анда 1944 елның гыйнварына кадәр оборона сугышлары алып бара, ә аннары дошманның Невель төркемен тар-мар итә.

1944 елның җәендә полк Белоруссия җирендә сугыша, дошманның Минск төркемен чолгап алу һәм тар-мар итүдә катнаша. 45 миллиметрлы орудие командиры сержант Нәҗметдинов разведка биргән координатлар буенча фашистларның пулемет расчетын юк итә, безнең пехота авылга керү өчен юл ача. Әлеге батырлыгы өчен Тимур Нәҗметдинов III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.Шул ук елның көзендә Нәҗметдинов хезмәт иткән полк Балтыйк буен азат итүдә катнаша. Нәҗметдинов расчеты ут ача һәм пехотаның алга хәрәкәтен тоткарлаучы дошманның пулемет расчетын юк итә. Бу бәрелештә Тимур яралана, әмма көрәшен дәвам иттерә. Кыюлыгы өчен, сержант Нәҗметдинов II дәрәҗә Дан орденына лаек була.

1945 елның башында 154 нче укчы дивизия (437 нче полк аның составына керә) 2 нче гвардия армиясе карамагына 3 нче Белоруссия фронтына күчерелә. Фронт гаскәрләре Польшаның төньяк өлешендәге дошманны кысрыклыйлар. Сугышлар берничә көн буе рәттән туктаусыз бара. Безнең позицияләргә немец танклары һөҗүм итә. Һәр очракта аларны туктаталар һәм безнең артиллеристлар төгәл ут белән, кире борылырга мәҗбүр итәләр. Безнең якташыбыз шулар арасында була. Аның расчеты Польша шәһәре Бартенштайн өчен көрәшләрдә үзен аеруча күрсәтә. Фашистлар батарея позициясенә туктаусыз атып торалар, укчы подразделениеләр хәрәкәтен тоткарлыйлар. Шул вакыт Нәҗметдинов дошман танкын җимерә һәм аның контр һөҗүмен өзә. Ә берничә көннән Коббельбуде торак пункты өчен көрәштә туры төзәп атып, ике пулемет расчетын юк итә һәм укчы батальоннарга атакага күтәрелергә ярдәм итә. Менә шуннан соң кыю сугышчы күкрәгендә I дәрәҗә Дан ордены балкый. Туган авылына кайтып йөрүе билгеле.

Сугыш фронтовик өчен эзсез генә үтми - ул 53 яшендә 1977 елда вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

  • III дәрәҗә Дан ордены
  • II дәрәҗә Дан ордены
  • I дәрәҗә Дан ордены

Чыганаклар үзгәртү

  • Туган җирем -Кайбычым (Кайбицы - край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарафетдинов.- Казан: Идел-Пресс, 2007.- 656 бит.