Тимур Какохо

юрист (Казан, Татарстан, Россия)

Тимур Какохо, Тимур Геннадий улы Какохо (Тимур Геннадиевич Какохо, 1991 елның 18 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан) – юрист, «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе (2018 елдан). ТР Иҗтимагый палатасының Хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе җитәкчесе. [1] Россия Иҗтимагый палатасы составында Татарстан вәкиле (2023 елдан). [2]

Тимур Какохо
Туган телдә исем Тимур Геннадиевич Какохо
Туган 18 декабрь 1991(1991-12-18) (32 яшь)
РФ, ТР, Казан
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре юрист
Бүләк һәм премияләре РФ Президентының Рәхмәт хаты - 2021

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1991 елның 18 декабрендә Казанда туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын (бик яхшыга, 2014), К(И)ФУ юридик факультетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы аспирантурасын «Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче» квалификациясе белән (2017 ел) тәмамлаган. РФ ЭЭМ каршындагы МГИМО Бизнес һәм халыкара компетенцияләр мәктәбендә (2020, 2021), Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (2021) квалификация күтәрү курсларын тәмамлаган. Тимур Какохо ― өч тапкыр Британиянең «Оксфорд - Россия фонды» (Oxford-Russia Fund) хәйрия оешмасы стипендиаты (2011-2014 еллар), Татарстан Республикасы халкының хокукый мәгърифәте буенча рус телендә чыккан берничә мәгълүмати брошюра авторы.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 2012 елда – «Абада плюс» ҖЧҖ юрист ярдәмчесе.
  • 2014-2015 елларда – «Тереклек дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ юристы.
  • 2015 елда – «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге юрисконсульты.
  • 2017-2018 елларда – Татарстан Республикасы халкының хокукый мәгърифәтен үстерүгә ярдәм итү фонды рәисе.
  • 2017-2018 елларда – Казан шәһәр Думасы депутаты ярдәмчесе.
  • 2018 елдан хәзерге вакытка кадәр ― «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге (рус. Татарстанское региональное отделение Ассоциации юристов России ТРО АЮР) башкарма комитеты рәисе.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • 2014-2016 елларда – «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы рәисе.
  • 2016 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Экспертлар советы әгъзасы.
  • 2019 елдан – Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.
  • 2020 елдан – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.
  • 2020 елдан – Татарстан Республикасы Биектау районы Красносельский (Биектау тимер юл станциясе бистәсе) авыл җирлеге депутаты.[3]
  • Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе Советы әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ТР Юстиция министрлыгының Рәхмәт хаты (2011),
  • РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты (2013),
  • РФ Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты (2019),
  • РФ Иҗтимагый палатасының Мактау грамотасы (2020),
  • Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2020),
  • Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы (2021),
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2021).

Шәхси тормышы үзгәртү

Биектау районы Урманчы бистәсендә яши. [3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Какохо Тимур Геннадиевич. 2023 елның 10 март көнендә архивланган. Общественная палата Республики Татарстан
  2. В Общественной палате РТ выбрали нового представителя в ОП России. Бизнес-Онлайн, 10.03.2023
  3. 3,0 3,1 Кандидат Какохо Тимур Геннадиевич (18.12.1991). 2023 елның 10 март көнендә архивланган. Выборы России 2022

Сылтамалар үзгәртү