Терүхсвәт вулысы

Терүхсвәт[1] вулысы (тат. تىٰروخسۋەت ۋولىٰسىٰ, рус. Трехсвятская волость) — Вәтке губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Терүхсвәт вулысы
Үзәк Терүхсвәт
Халык саны 13 915 кеше  (1915)

Чаллы, Мәләкәс, Илбакты (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Куракау, Качкын, Ликарив вулыслары белән чиктәш булган (1890). 19 торак пунктта 13 915 кеше яшәгән.[2] Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1924 елда бетерелә, территориясе Алабуга районына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар сатсиял шуралар җөмһүрияте хәритасы. Галимҗан Шәрәф карамагында тәрсим ителгән. Микъясы (масштабы) бер дюймда 25 чакрым. Казан, 1921
  2. Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.