Теленгит теле (телесы)Төрки телләр төркеменең борынгы телләреннән берсе. Алтай төбәгендә яшәүче аз санлы төрки халыкларның теле. Алтай субэтносының бер теле. Хәзерге вакытта югалу куркынычы яный. Халык исеме ― Телес, тадар, татар. Теленгит сүзләрендә Ф, В һәм Х авазлары юк, Әлеге аваз―хәрефләр алынма сүзләрдә генә очрый.

Тарихы үзгәртү

 
Алтай халкының диалектлары

Телеc халкы иң борынгы халыклардан берсе булганы мәгълүм. Аларны Телес төрки халыклар кабиләләреннән дип саныйлар. Телес теле төрк каһанлыгы теленнән борынгырак дип санала. Төрки халык буларак, рун имләсендә һәм туран имләсендә күп кенә язмалар калган. Олуг дәүләтләре Динлин дип санала.

Тел өйрәнүләре үзгәртү

Хәзерге вакытта Теленгит телен Алтай теленең Көньяк Алтай диалекты буларак өйләнәләр.

Тел кагыйдәләре үзгәртү

Хәзерге вакытта Телес халкы (телеутлар һәм теленгитлар) Урыс кирилл имләсен кулланалар.