Татьяна Шабанова

Шабанова Татьяна Дмитриевна (8 март 1947, Минеральные Воды, Ставрополь крае) — СССР һәм Россия тел белгече, укытучы. Филология фәннәре докторы (1999), профессор (1999). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (2002).

Татьяна Шабанова
Туган телдә исем Шабанова Татьяна Дмитриевна
Туган 8 март 1947(1947-03-08) (77 яшь)
Ставрополь крае, Минеральные Воды шәһәре
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: Филология фәннәре докторы
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Шабанова Татьяна Дмитриевна 1947 елның 8 мартында Ставрополь краеның Минеральные Воды шәһәрендә туа.

1971 елда Пятигорск чит телләр педагогия институтын тәмамлый. Шабанова Уфала Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта башлый. 1977-1988 елларда инглиз теле кафедрасының мөдире була. 1996-2006 елларда Татьяна Дмитриевна чит телләр факультеты деканы вазифасын били.

1999 елда ул филология фәннәре докторы исемен яклый. Шул ук елда профессор дәрәҗәсенә лаек була. 2002 елда Башкортстанның атказанган фән эшлелесе исеме белән бүләкләнә.

Татьяна Шабанованың гыйльми эшләре тел структурасының лингвистик берәмлекләр семантикасына, инглиз телен һәм рус телен типологик өйрәнүгә багышланган.

Шабанова 100г якын фәнни хезмәтнең авторы була.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Семантическая модель английских глаголов зрения: теоретик‑эксперимент. исслед. Уфа, 1998
  • Семантические модуляции в глагольной лексике английского и русского языков в единстве семантического, когнитивного и конструктивного подходов. Уфа, 2015
  • История английского языка, Саарбрюккен, 2016

Сылтамалар үзгәртү

  • Р. Ә. Сиражитдинов тәрҗ. Шабанова Татьяна Дмитриевна // Башкорт энциклопедиясе — уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.