Татар бистәсе (Таллинн)

Таллиндагы мәхәллә

Татар бистәсе — Таллинның Кесклинна районындагы бистә. Тонисмәэ, Сүдалинн, Сибулакүла, Уус-Мааильм һәм Вееренни торак пунктлары белән чиктәш. Татар бистәсенең мәйданы — 0,22 км 2.

Татар бистәсе
Сурәт
Дәүләт  Эстония
Административ-территориаль берәмлек Таллин[d]
Урын Кесклинн[d]
Нәрсә белән чиктәш Тынисмяэ[d], Уус-Мааилм[d], Сюдалинн[d], Сибулакюла[d] һәм Веэренни[d]
Харита сурәте
Подробная карта
Карта
 Татар бистәсе Викиҗыентыкта

Таллиндагы Сакала һәм Кентманни урамнары киселеше, Эстония бульварыннан күренеш. 27 август, 2011

Татар бистәсе һәм урамы исемнәре 18 гасыр һәм аннан соңгы чорда биредәтатарлар күпләп яшәве белән бәйле, биредә шул исәптән югары дәрәҗәле диңгез офицерлары да яшәве билгеле. Бистә шулай ук Көньяк Татар җире дип атала.

Татар бистәсе Эстония бульвары, Кентманни урамы, Ливалайа урамы һәм Парну шоссесы белән чиктәш.

Композитор Питер Суда кайчандыр Татар бистәсендә яшәгән, һәм Питер Суда урамы аның исемен йөртә. Аллика урамы һәм Ләтте урамы элеккеге Карья чишмәсе исеме белән аталган. Бистәгә шулай ук Ахжу урамы, Кентман урамы, Ливалай урамы, Равала урамы, Сакала урамы һәм Татар урамы, Эстония бульвары һәм Парну юлы карый[1].

Халык саны үзгәртү

Бер ел Фаразланган халык[2][3]
2017 2449
2016 2350
2015 2178
2014 2098
2013 1968
2012 1939
2011 1851

2011 һәм 2017 еллар арасында Татар бистәсендә халык саны арта. 2016 елда 0-17 яшьлек балалар торак пунктның 18-22 % тәшкил иткән, 68 яшьтән узганнар 3-9 % булв. Эстоннарның торак пункттагы өлеше 50-79 % арасында.[4]

Экология үзгәртү

Татар бистәсе экология буенча[5] Лиивалайа белән Парну арасында.[6]

Мәгариф һәм мәдәният үзгәртү

Татар бистәсендә Сакала урта мәктәбе, Таллин Сүдалинна мәктәбе һәм Эстония музыка һәм театр академиясе урнашкан. Космос кинотеатры да бистә территориясенә керә.

Тарихы үзгәртү

 
Татар урамы, 29-31 (1938)

Татар бистәсе һәм урамы XVIII гасырда һәм соңрак бистәдә татарлар (шул исәптән югары мактаулы чинга ия булган флот офицерлары) күпләп яшәгәнгә шулай аталган. Кайвакыт аны Көньяк-татар ягы дип тә атыйлар.[7]

Урта гасырларда Татар бистәсе Харью капкасы читеннән булган. XVII гасыр сәнгать әсәрләре ул вакытта Татариның тыгыз төзелгәнлеген күрсәтә. Төньяк сугыш берникадәр вакытка район үсешен туктата. 1793 елда Татарида 90 бина булган, 1820 елда инде 150 бинага җиткән.

1917 елларгача Татарида эстон сәясәтчеләре, хәрбиләре, икътисадчылары, интеллектуаллары яшәгән. Төрле вакытта биредә танылган 2500-дән артык кеше яшәгән яки эшләгәне билгеле.

Татари 1944 елның мартында бомбага тоту вакытында нык зыян күрә, микрорайонның күпчелек корылмалары җимерелә. Сталин репрессияләре вакытында биредә яшәгән күп кенә интеллигенция вәкилләре төрмәгә утыртыла яки китәргә мәҗбүр була. Совет чорында микрорайонда Дәүләт иминлеге хезмәткәрләре һәм коммунистик партия һәм Эстон ССР хөкүмәте җитәкчеләре яшәгән.

1980 еллар ахырында Татари аша Ленин бульвары дәвамын төзү планлаштырыла. Советлар Союзында икътисади хәлнең начарлануы аркасында магистраль төзү планы тормышка ашырылмаган, ләкин моңа кадәр берничә борынгы йорт барыбер сүтелә.[8]

Белешмәләр үзгәртү

  1. Tatari, aktal.tallinnlv.ee, Tallinna asumid ja nendes paiknevate tänavate loetelu
  2. Tallinn arvudes 2011, Tallinna Linnavalitsus, Tallinn 2011, lk 153
  3. Tallinn arvudes 2012, Tallinna Linnavalitsus, Tallinn 2012, lk 155
  4. Tallinn arvudes 2016, Tallinna Linnavalitsus, Tallinn 2016, lk 37-38
  5. Tallinna Linnavolikogu 16.04.2009 otsus number 78
  6. Tallinna kesklinna miljööväärtuslike hoonestusalade piiride määramine ning kaitse- ja kasutamistingimuste seadmine, Tatari miljööväärtuslik ala nr 10
  7. Tallinna Linnaplaneerimise Amet, Robert Nero, Leho Lõhmus (2013). Tallinna asumid ja ametlikud kohanimed. Tallinn.
  8. Robert Nero, Leho Lõhmus. Tallinna asumid ja ametlikud kohanimed. — Tallinna Linnaplaneerimise Amet. — ISBN 978-9949-33-215-1.

Тышкы сылтамалар үзгәртү